tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кочко-Пожарда триатлон буенча ярышлар узды
Кочко-Пожарда триатлон буенча ярышлар узды

Кочко-Пожарда триатлон буенча ярышлар узды

Бу спорт төре – Кочко-Пожар сабан туеның бер дәвамы кебек иде. Милли бәйрәмебез 8 нче июльдә узды, ә 10 нчы июльдә шул ук Пьяна елгасы буенда үткән әлеге ярышларда катнашырга да, аны карарга да узган елдагыдан да күбрәк кеше җыелды. Хәтта Гагиннан килеп, йөзүдә, велосипедта узышуда һәм йөгерүдә үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр булды.

Старттан киткән барлык 12 катнашучы да 500 метрлык су дистанциясен ерып чыкса, финишка кадәр кайберләре килеп җитә алмады шул. Әмма ләкин триатлонның киеренкелеген бу бер дә киметмәде – ахыргача мавыктыргыч көрәш барды. Һәм бу юлы “Миша абзый”ның күчмә кубогын Мәскәүдән ялга кайткан яшь авылдашы Ильяс Багаутдинов алды. Икенче белән өченче урыннарны ике дус – Равил Бәдретдинов белән Ленар Җиһаншин бүлеште. Яшүсмерләр арасында аерым өч җиңүче бүләкләнде.

Гомумән, бу көнне триатлонда катнашкан берәү дә бүләксез калмады, һәрберсе медаль алды һәм истәлекле бүләккә ия булды.

“Миша абзый” кубогы дигәннән, авылның нәкъ иң өлкән спорт ветераны Мидихат Осман улы Бәдретдинов узган елны шушы триатлонны оештырып карады һәм аны һәр ел уздыру, авыл күләменнән чыгарып, районара итү максаты куйды һәм ул шуңа юл тота да, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өнди.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*