«Болгар радиосы» яшь, актив, креатив, талантлы, татар телендә камил сөйләшүче кызлар һәм егетләр арасында алып баручы вазифасына кастингка чакыру турында игълан итте.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, кастингта 20-35 яшь аралыгындагы кешеләр катнаша ала. Катнашу өчен [email protected] электрон почтасына анкета тутырып һәм 3 минуттан артмаган аудиоязма яздырып җибәрергә кирәк.
Аудиоязмада үзегез теләгән темага хәбәр/ импровизация һәм газетадан яңалык укып җибәрү сорала.
Гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.
Барлык шартларны үтәгәч, оештыручылар катнашучыга үзләре шалтыратачак.