tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда “Изге Болгар җыены”на әзерлек буенча күчмә утырыш узды
Болгарда “Изге Болгар җыены”на әзерлек буенча күчмә утырыш узды

Болгарда “Изге Болгар җыены”на әзерлек буенча күчмә утырыш узды

Быелның 21 нче маенда Болгар җирлегендә “Болгар җыены” узачак. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлана.

Бүген Болгарда әлеге зур чарага әзерлек буенча оештыру комитетының күчмә утырышы узды. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әзерлек эшләренә җаваплы хезмәткәрләр белән берлектә, җыен узачак мәйданнарны, кунакларны урнаштыру урыннарын карады.

“Болгар җыены” бабаларыбыз яшәгән җирдә 1989 нчы елдан бирле оештырыла. Совет хакимияте елларында да Изге Болгар җиренә зиярәт кылу туктамады. Ул чорда да халкыбыз шул урыннарга барып,  Раббыбызга дога кылган. “Болгар җыены” елдан-ел популярлаша. Быел анда килүчеләр саны тагын да күбрәк булыр дип көтелә. Чарада  XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены делегатлары да катнашачак. Шуңа күрә әзерлек эшләре югары дәрәҗәдә алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе итеп Марат Хөснуллинны билгеләгән иде.

Россия Федерациясе Вице-премьеры Марат Хөснуллин бу көннәрдә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар өчен логотипны һәм брендбукны раслады.

Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының  рәисе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, аның урынбасарлары – Президент Аппараты җитәкчесе – Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*