tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Рамазан чатырында Татарстан Республикасы кичәсе узды
Мәскәүдә Рамазан чатырында Татарстан Республикасы кичәсе узды

Мәскәүдә Рамазан чатырында Татарстан Республикасы кичәсе узды

Мәскәүдә 28 апрельдә Рамазан ае тәмамлануга багышланган «Татарстан Республикасы кичәсе» узды. Башкалада яшәүче татарлар Поклонная тавындагы Рамазан чатырына җыелды.

Ел саен үткәрелә торган мәдәни-хәйрия акциясен мөфтиләр шурасы Мәскәү хөкүмәте ярдәме белән оештыра. Һәр елны мемориаль мәчет янында мохтаҗларга азык-төлек тутырылган ифтар җыелмаларын өләшү өчен урын оештырыла. Чатыр 500 кешене сыйдыра ала.

Мәскәүдә яшәүче татарлар һәм чакырылган кунаклар кояш баеганнан соң кичке ашка җыелды. Чарада Татарстанның вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин һәм башкалар катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин үз телен һәм гореф-гадәтләрен саклауны дәвам иткән барлык татарларга рәхмәт белдерде.

Кунаклар чыгышыннан соң Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Илдар хәзрәт Аляутдинов күп кенә шәһәр чараларын үткәрүдә ярдәм итүче волонтерларга һәм җәмәгать эшлеклеләренә истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Шул исәптән, ифтарларны да.

«Бу кешеләр боларның барысын да бушлай эшли. Һәм нәкъ менә шундый кешеләр булганга безнең халык, безнең илебез бар», –  дип ассызыклады Аляутдинов.

Кунакларга шулай ук Татарстанның талантлы артистлары –  Татарстанның атказанган артисты, баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин, Татарстан Дәүләт ансамбле музыканты Руслан Сафин, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры Ильяс Камалов һәм башкалар музыкаль программа тәкъдим итте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*