tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Интеграцияләнгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» бөтенроссия бәйгесе игълан ителә
«Интеграцияләнгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» бөтенроссия бәйгесе игълан ителә

«Интеграцияләнгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» бөтенроссия бәйгесе игълан ителә

2022 елның 1 маеннан 6 июненә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия Федерациясендә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына, Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган «Интеграцияләнгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» бөтенроссия бәйгесе уздырыла.

Бәйгенең төп максатлары: укытучыларның иҗади эшчәнлеген һәм һөнәри осталыгын үстерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, мәгарифтә компетентлы якын килү принципларын тормышка ашыру, дәресләрне оештыру һәм үткәрүнең инновацион методикаларын булдыруда педагогларның активлыгын стимуллаштыру.

Бәйгедә катнашу бушлай. Җиңүчеләр һәм лауреатлар Конгресс дипломнары һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр. Җиңүчеләр арасына кермәгән конкурсантларга катнашучы сертификаты тапшырыла.

Гаризалар һәм бәйге материалларына сылтамалар агымдагы елның 15 маена кадәр [email protected] электрон адресына кабул ителә.

Бәйгенең нигезләмәсе:

«Интеграцияләнгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» бөтенроссия бәйгесе нигезләмәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*