tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Виртуаль татар теле кабинеты» бөтенроссия бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле
«Виртуаль татар теле кабинеты» бөтенроссия бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле

«Виртуаль татар теле кабинеты» бөтенроссия бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле

2022 елның 15 мартында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия Федерациясендә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына, Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган «Виртуаль татар теле кабинеты» бөтенроссия бәйгесенә старт бирелде.

Бәйгенең төп максаты: интернет киңлеген мәгълүмати-методик тулыландыруны камилләштерү, татар теле кабинеты ресурсларын булдыру һәм куллану буенча педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәле тәҗрибәсен ачыклау.

Оештыру комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән барлыгы 64 гариза кабул ителде.

Бәйгедә Татарстанның Мөслим, Азнакай районнары, Казан шәһәре һәм Ульяновск өлкәсе белем бирү оешмалары укытучылары актив катнашты.

Компетентлы жюри әгъзалары бәйгенең җиңүчеләрен билгеләде:

 

I урын Шаһгалиева Гөлназ Нәҗип кызы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе https://sites.google.com/view/tatar-tele-/%D1%82%D3%A9%D0%BF-%D0%B1%D0%B8%D1%82

 

II урын Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәренең «1 нче лицей-интернат» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе https://aygul.tatar/

 

III урын Шакирова Илсинә Илгиз кызы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе» https://vildanovailsina94.wixsite.com/tellar

 

Лауреат Әхмәтова Рәйсә Шамил кызы Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе «Балтач урта гомуми белем мәктәбе» https://raysa.ru/

 

 

Жюри әгъзалары теләге белән махсус бүләкләр дә билгеләнергә мөмкин.

Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*