tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Усман авылында ифтар мәҗлесе үтте
Иске Усман авылында ифтар мәҗлесе үтте

Иске Усман авылында ифтар мәҗлесе үтте

Аллаһының рәхмәте белән Рамазан аеның 27нче көнендә Самара өлкәсенең Иске Усман авылында ифтар ашы үткәрелде. Авыз ачтыру мәҗлесенә халык шактый күп килгән иде.

Бу гамәлне кылу хәерле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Кем дә кем ураза тотучыларга ифтар мәҗлесе үткәрә, ул ризыкландырган һәммә кешенең ураза савабы авыз ачтырган кешегә дә языла», – диелгән.

Мөселманнарда ифтарга чиратлап бәйрәм табыны әзерләү һәм ураза тотучыларны сыйлау гадәте күптәннән яшәп килә. Бу үзе бер ямьле, җылы очрашу. Бу юлы ифтар мәҗлесен үткәрү чыгымнарын авылдашларыбыз Әхтәм абый һәм Сания апа Гиниятуллиннар, Мингазов Жәгфәр абый кызы Жәмилә гаиләсе үз өсләренә алдылар.

Ифтар алдыннан мәчеткә җыелган ир-атлар бергәләшеп намаз укыдылар. Аннан авыл имамы Әнвәр хәзрәт сүз алып, аңлаешлы, үтемле итеп Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде. Кояш баегач, хөрмә һәм су белән авыз ачканнан соң, мәктәп бинасында ураза тотучылар өчен әзерләнгән табын тирәли утырыштылар. Ифтар ашы башланды. Өстәлләр пешергән ризыктан, алып килгән күчтәнәчләрдән «сыгылып» тора иде.

Авыз ачып, ашап-эчкәннән соң, сүзне Әнвәр хәзрәт дәвам итте: «Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Барыгызны да изге Рамазан ае белән тәбрик итәм. Ураза аеның санаулы гына көннәре калып бара. Тоткан уразаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын.

Ифтар ашын үткәрүчеләргә тоткан чыгымнары, табынны әзерләп уздыручы Иске Усман авылының социаль ярдәм күрсәтү бүлеге кызларының эшләгән изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Изге айда гына түгел, еллар буе бер-беребезне хөрмәт итеп яшик, гайбәтләр сөйләмик, мәчетләргә йөрик, вакытында намазга басыйк, ураза тотыйк».

Ифтардан соң авылдашлар  күтәренке күңел белән гыйбәдәтләребезне дәвам итәргә мәчеткә киттеләр. «Бер Аллаһым, тәннәребезне, җаннарыбызны сәламәт, иманыбызны нык ит, ризыкларыбызны хәләл һәм мул кыл. Биргәннәреңә шөкер итәбез. Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч, матур тормышта яшәргә язсын. Аллаһының рәхмәте яусын», — диеп теләкләр тели-тели таралыштылар.

Әлһәмдүлилләһ, Рамазан аен төгәлләп киләбез. Бу айның соңгы ун көне — иң кадерле көннәр һәм мөбарәк төннәрдер. Шушы көннәрнең берсендә Кадер кичәсе – Коръән иңдерелгән көн билгеләп үтелә.

Барчабызның кылган догаларын, теләгән теләкләрен, укыган намазларын кабул кыл, Аллаһы Тәгаләм, үзеңә тапшырдык, барыбызга да хәерлесен насыйп ит!

 Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА.

Иске Усман авылы социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*