tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче балалар татар теле буенча олимпиадада көч сынашты
Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче балалар татар теле буенча олимпиадада көч сынашты

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче балалар татар теле буенча олимпиадада көч сынашты

17-20 апрель көннәрендә Казанның Идел буе дәүләт фи­зик культура, спорт һәм туризм университеты базасында татар теле буенча IX Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы узды.

Анда якынча биш йөз кеше – Татарстанның белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары (284 кеше), Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Австралия илләреннән 15 кеше, Кырым, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Уд­мурт, Чуваш Республикалары, Мәскәү шәһәре, Әстерхан, Ки­ров, Курган, Түбән Новгород, Омск, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Төмән, Ульян, Чиләбе, Иркутск, Тверь, Кемеро­во, Томск өлкәләре, Красноярск, Новосибирск, Пермь крайла­рыннан 150 кеше һәм дистанцион әңгәмә нәтиҗәләре буенча интернет-тест узган 46 студент катнашты.

Безнең төбәк данын ана теле бәйгесендә агымдагы елның февралендә узган татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары – Кызыл Октябрь рай­оныннан Алина Истомина (Уразавыл мәктәбе), Ләйсән Ярул­лина (Семочки), Хания Нуреева (Зур Рбишча), Спас районы Татар Моклокасы мәктәбе укучылары Гүзәл Кукаева белән Илнара Хөсәинова, Пильна районы Сафаҗай мәктәбеннән Алия белән Мәрьям Халилуллиналар, Сылу Сафиуллина, Рамилә Зарипова һәм Гөлназ Абдулхаева яклады. Укучылар­ны җитәкләп бару хокукы Сафаҗай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сара апа Сераҗетдиновага бирелде.

– Әйтергә кирәк, кызларымның һәркайсы үзләрен бик тыйнак, тәртипле тотты. Бәйгегә дә һәркайсының әзерлекләре югары иде, алар иң җаваплы өлеш – татар теле һәм әдәбияты буен­ча олимпиада биремнәрен дә, «Минем шәҗәрәм» темасына проект эшләрен дә уңышлы яклады. Ә бәхет бу көнне Сылу белән Ханиягә елмайды, алар Халыкара олимпиаданың при­зерлары буларак, махсус Дипломнар белән һәм акчалата бүләкләнде.

Тулаем алганда, бәйге зур оешканлык белән узды. Кар­шы алу-озату, ашату-эчерү, урнаштыру – болар барысы да инәсеннән җебенә кадәр оештырылган иде. К.Тинчурин исемендәге театр бинасында бәйгене тантаналы ачуда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үзе катнашты. Шушы мәшһүр театрда олимпиаданы ачып җибәрү – үзе бер тарихи вакыйга булуы, телебезгә карата мәхәббәт һәм хөрмәт саклый белүче яшьләрнең шушында килүе сөенечле һәм горурланырлык икәнен билгеләп үтте.

Гадәттәгечә, мәдәни программа да бик кызыклы һәм бай булды. Боларны барысын да сүз белән әйтеп бетерерлек түгел, әмма мәркәзебез Казаннан алып кайткан тәэсирләр һәркайсыбызның күңелендә якты хатирәләр булып сакла­ныр, дип өметләнәм. Бәйгене оештыручыларга, укучыларга, аларның остазларына һәм әти-әниләренә ихластан рәхмәт белдерәм, – диде Сара апа.

Без дә кызларның һәркайсын һәм остазларын ихластан кот­лыйбыз, яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*