tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанның Уральск шәһәрендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайны искә алдылар
Казахстанның Уральск шәһәрендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайны искә алдылар

Казахстанның Уральск шәһәрендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайны искә алдылар

26 апрель көнне Казахстанның Уральск шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

Бу чара Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Казахстан Халык ассамблеясе, Россия Федерациясенең Уральск шәһәрендәге Генераль консуллыгы ярдәме белән оештырылган.

«Традиция буенча, татар мәдәнияте үзәге Тукайны искә алу һәм иҗатын популярлаштыру буенча чаралар үткәрә. Чәчәк салуда Көнбатыш Казахстан өлкәсе хакимиятенең эчке сәясәт идарәсе вәкиле Мидхәт Камбетов, «Иске Уральск» музее директоры Геннадий Мухин, рус мәдәнияте үзәге рәисе Сергей Быков катнашты.

Бәйрәм чарасын татар мәдәнияте үзәге рәисе Флюра Миликеева, «Ак калфак» клубы җитәкчесе, татар якшәмбе классы укытучысы Галимә Ваганова алып барды.

Г.Тукай музеенда, татар мәдәнияте үзәгендә 80 нән артык укучы сәнгатьле уку бәйгесендә катнашты. Финалистларны шагыйрь һәйкәле янында бүләкләделәр. Укучылар тагын бер кат һәйкәл каршында шигырьләрен укыды. Бәйрәм кунаклары һәм «Ялкын» фольклор группасы «Туган тел» җырын башкарды, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*