tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгар Ислам академиясендә Татарстан архивчылары фикер алыштылар
Болгар Ислам академиясендә Татарстан архивчылары фикер алыштылар

Болгар Ислам академиясендә Татарстан архивчылары фикер алыштылар

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясе утырышы Болгар Ислам академиясендә архив белгечләре һәм дин әһелләре катнашлыгында үтте.

Коллегия утырышында Идел Болгарстанының рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны билгеләү чаралары турында сүз барды.

Республиканың Архив эше буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова алып барган бу утырышта  РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Спас районы хакимияте Башкарма комитеты рәисе Валерий Осокин, Болгар ислам академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Айнур Тимерханов тәбрик сүзләре белән чыктылар.

Коллегия утырышында көн дәртибендәге актуаль темаларга  Татарстан Президентының Эчке сәясәт департаменты Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Альберт Дирзизов, Татарстанның Казахстандагы тулы хокуклы вәкиле Денис Вәлиев, Ислам  диненең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Зөлфәт Мингалиев,  “Сәләт” лагеры җитәкчесе Айгөл Габдрахманова чыгыш ясадылар.

Хәзерге яшьләрнең рухи мираска мөнәсәбәте, милли үзаң тәрбияләү мәсьәләләре тарихи документларны өйрәнүгә, дини һәм милли традицияләргә дә бәйле. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, БТК Милли шура рәисе, премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев исеменнән тәбрикләп, быел булачак олуг бәйрәмнең дини һәм милли тормыш өчен әһәмияте турында фикерләрен җиткерде.

Илгиз Халиков:” Милли тормыш һәм дин бер-берсеннән аерылгысыз!”

–  Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү – Бөтендөнья татар конгрессы өчен дә төп бурычларның берсе булып тора, дип белдерде Илгиз Халиков.  — Әлеге җаваплы максатны истә тотып, Бөтендөнья татар конгрессы инде хәзер традицион булган һәм дистә елдан артык тарихны үз эченә алган чираттагы «Милли тормыш һәм дин»  Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек эшләрен алып бара. Елда әлеге форум Россия Федерациясенең 70 төбәгеннән 1200 артык дин әһеленең игътибарын җәлеп итә.

Форумның исеменнән күренгәнчә милләт мәсьәләләре, аның язмышы һәм киләчәге турыдан-туры дин белән бәйләп карала. Дөрестән дә, гасырлар дәвамында дин һәм милләт төшенчәләре һәрвакыт янәшә булды. Әлеге фикерне татар халкының бөек уллары үзләренең хезмәтләрендә дә исбатлады.

Әйтик, дин белән милләт мәсьәләсендә бөек шагыйребез Габдулла Ту­кай: «Мин һәрвакыт дин бе­лән милләтнең һәр икесенә тигез әһәмият бирү тарафында», – дип яза.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумындагы чыгышында болай дип әйтте: «Без туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калырга тиеш. Катлаулы вакытта милли үзенчәлекне һәм динне саклау үсешнең төп факторы, рухи ярдәм һәм көч булып тора».

Агымдагы ел Форумы 2022 елда Ислам диненең изге Болгар җирендә кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышлана. Традиция буенча Форум кысаларында динни юнәлеш буенча дисскуссион мәйданчыклар оеша. Әлеге мәйданчыклар көн кадагында булган мәсьәләләрне иңләп ала. Әйтик, узган ел мәйданчыкларында түбәндәге темалар дин әһелләре тарафыннан кызыксыну уятты:

  1. Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре;
  2. Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе;
  3. Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре;
  4. Дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы.

Әлеге мәйданчыклар арасында дини һәм милли оешмаларда татар телен саклау өлкәсендәнге эшчәнлеккә күзәтү ясау, булган тәҗрибәне туплау аеруча игътибарны җәлеп итә. Дин белән тел, тел белән диннең тыгыз бәйләнешен аңлау өчен тарихка күзәтү ясау да җитә. Динебезгә төрле чорларда куркынычлар янаган чакта беренчеләрдән булып аңа ярдәмгә туган телебез килде. Халкыбызның күңелендә булган һәм буыннан буынга тапшырылып килгән дини тәгълимат телдә, язуда һәм, гомумән, халкыбызның җанлы сөйләмендә, аның кылган гамәлләрендә саклана барды.

Вакыт узу белән вәзгыять тә үзгәрә торды. Кызганычка ки, вәзгыять туган телебзгә дә йогынты ясады. Туган телебезне укытуда сәгатьләр саны кимүе, яшь ата-аналарның бу хәлгә карата берникадәр ваемсыз мөнәсәбәтләре телебезне авыр хәлгә калдырды.

Әмма тарих ярдәм әҗәтен кайтарырга булды. Аллаһның рәхмәте! Догаларыбыз ишетелде һәм тел сагына динебез басты. Имамнарыбыз үзләренең вәгазьләре аша ана телен белүне, аны өйрәнү һәм үстерүне таләп буларак дин кардәшләребезгә җиткерергә тырышты. Мәчетләребез каршында татар телен өйрәнү курслары барлыкка килде.

Нәкъ Тукайча: «И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам», –  дигән сүзләр форумның шигаренә әверелде дияргә була,- диде татар конгрессының Башкрамакомитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков коллегиядә ясган чыгышында. – Туган тел белән бәйле мисал милли тормышның һәм диннең аерылгысыз булуын дәлилли.”

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*