tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: «Балачак җыры» бәйгесендә җиңү яулаган “Бер генә” җырын тәкъдим итәбез

ВИДЕО: «Балачак җыры» бәйгесендә җиңү яулаган “Бер генә” җырын тәкъдим итәбез

«Балачак җыры» бәйгесенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Шаян ТВ» каналы әлеге бәйгене үткәреп, махсус язылган җырларга заманча аранжировкалар ясата, сыйфатлы видеоклиплар төшерә, җиңү яулаган җырларны хитка әйләндерергә ярдәм итә. Һәр җырның үз тарихы, авторларының халыкка җиткерергә теләгән үз фикере бар. Клипларның төп йолдызлары – «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре. “Бер генә” җырын Миләүшә Закирова һәм Инсаф Ганибаев башкара. (Гөлүсә Батталова сүзләре, Лилия Таһирова көе).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*