tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа «Нур» татар дәүләт театры каршында эшләүче балалар театр студиясе 5 еллыгын бәйрәм итте
Уфа «Нур» татар дәүләт театры каршында эшләүче балалар театр студиясе 5 еллыгын бәйрәм итте

Уфа «Нур» татар дәүләт театры каршында эшләүче балалар театр студиясе 5 еллыгын бәйрәм итте

Уфа «Нур» татар дәүләт театры каршында 5 ел дәвамында балалар театр студиясе эшләп килә. Кайчандыр унлап баладан оешкан студиядә бүгенге көндә йөздән артык, шул исәптән мөмкинлекләре чикле балалар да шөгыльләнә. Җитәкчеләре – Ленария Хаҗиева.
Кыска гына вакыт эчендә студия зур уңышларга иреште, абруйлы конкурс-фестивальләрдә җиңүләр яулады. Балалар катнашлыгындагы спектакльләр хәтта театр репертуарына кертелеп, тамашачының сынавын лаеклы узды.
Якын көннәрдә театрның Кече залында студиянең 5 еллык юбилеена багышланган тантана узды. Бу көнне студиячеләр әти-әниләре каршында чыгыш ясады.
Кичәне студиянең кече төркеме Корней Чуковскийның “Муха-Цокотуха” әкияте белән башлап җибәрде. Арытаба беренче ел эшләп килүче татар төркеме татарчага тәрҗемәдә “Казлар-аккошлар” халык әкиятен куйды.
“Солнышко” төркемендә шөгыльләнүче мөмкинлекләре чикле балалар “У Лукоморья дуб зеленый” (Александр Пушкин) тамашасы белән чыгыш ясады. Урта һәм олы төркемдәге студиячеләр Уильям Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” әсәрен сәхнәләштерде. Спектакльнең режиссеры – Марат Хәсәнов. Юбилей уңаеннан студиячеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Актив ата –аналарга “Нур” театры һәм студия җитәкчелегеннән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Татар төркемен Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин сәламләде, балаларны тәбрикләде һәм Ленария Фәнәви кызына Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның рәхмәт хатын тапшырды.
Кичә ахырында балалар студиясендә эшләгән һәр педагогка рәхмәт сүзләре, изге теләкләр җиткерелде. Тантаналы чара финал җыр белән тәмамланды. Ата-аналар балаларны һәм студия педагогларын алкошларга һәм чәчкәләргә күмделәр. Юбилей кичәсе рухландырды, тамашачылар театрдан күңел күтәренкелеге белән таралдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*