Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы “Солдат альбомы” исемле конкурс башлый. Аңа бүген, 25 нче гыйнварда старт бирелә һәм 15 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бәйгенең жюрие сайлап ала һәм нәтиҗәләр 23 нче февраль көнне игълан ителә.
Конкурсның максаты – солдат хезмәтендә булган, Туган илен саклауга үз өлешен керткән ир-егетләргә хөрмәт тәрбияләү, батырларны барлау. Яшь буынны бабалары, әтиләре, абыйларының хәрби хезмәте белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү.
Хәрби хезмәт вакытында батырлык күрсәткән ир-егетләрнең исемен мәңгеләштерү.
“Солдат альбомы” ике номинация буенча уза: Инстаграмда һәм Инша. Конкурста 10 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала. Бәйге таләпләрен нигезләмәдә язылганча төгәл үтәргә кирәк. Нигезләмә белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында “Рәсми басма” сәхифәсендә таныша аласыз.
“Инстаграм” номинациясендә катнашучы әлеге Нигезләмәнең 5 нче бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп, фото һәм язмаларны #солдатальбомы2022 хештегы белән билгеләп, @tatarcongress, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, аккаунтларына язылып инстаграмга урнаштырырга тиеш.
Инша язучылардан язманы [email protected] адресы белән юллау сорала.
Җиңүчеләрне бүләкләү Казанда оештырылачак.
Конкурсны оештыру комитеты