tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Солдат альбомы” конкурсы нигезләмәсе
“Солдат альбомы” конкурсы нигезләмәсе

“Солдат альбомы” конкурсы нигезләмәсе

 10+

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы белән берлектә, “Солдат албомы” конкурсын үткәрү турында

                                  НИГЕЗЛӘМӘ

  1. Гомуми нигезләмәләр
    1.1. “Солдат альбомы” конкурсның (алга таба Конкурс) оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты сайты (алга таба Конгресс) һәм “Татарлар” газетасы (алга таба газета );
    1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
    1.3. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр, актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла;

1.4. Барлык катнашучыларга да дипломнар бирелү каралмаган;
1.5. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

  1. Конкурсның максаты һәм бурычлары:
    1. Конкурсның максаты – солдат хезмәтендә булган, Туган илен саклауга үз өлешен керткән ир-егетләргә хөрмәт тәрбияләү, батырларны барлау.
    2.2. Яшь буынны бабалары, әтиләре, абыйларының хәрби хезмәте белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү.
    2.3. Хәрби хезмәт вакытында батырлык күрсәткән ир-егетләрнең исемен мәңгеләштерү.
    2.4.Бөтендөнья татар конгрессы сайтын һәм “Татарлар” газетасын популярлаштыру.
  2. Конкурс уздыру тәртибе:
    1. Конкурс ике номинациядә уздырыла:

“Инстаграм” номинациясе һәм “Солдат хатлары” – инша номинациясе;
3.2. Җиңүчеләрне конкурсның жюри комиссиясе сайлап ала;

3.3. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге Конгресс сайтында һәм инстаграмда урнаштырыла.

  1. Конкурста катнашучыларга таләпләр:
    1. Конкурста 10 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала.
    4.2. “Инстаграм” номинациясендә катнашучы конкурс шартларына туры китереп, бабасы, әтисе, улы, абыйсы, туганы яисә авылдашының ике фотосын инстаграмга урнаштырырга тиеш. Аның берсе – хәрби хезмәттә вакытта, ә икенчесе – хәзерге көндә төшкән фотосы булырга тиеш. Фото астына аның турында тулы мәгълүмат (Исем-фамилия, туган елы, кайда туганлыгы, кайда хезмәт итүе, хәрби дәрәҗәсе, бүләкләре һ.б.) язылырга тиеш. Шулай ук хәрби хезмәттән соңгы тормышы хакында, кайда эшли, гаиләсе, нинди уңышлары бар, шул хакта да мәгълүмат язылырга тиеш. Узган елгы конкурста катнашкан эшләрне, быел кабат яңартып кына кую рөхсәт ителми.

4.3. Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә һәлак булучылар хакында кайда һәм кайчан, ничек һәлак булуы хакында язарга (Фото хәрби хезмәт вакытындагы булырга тиеш).
4.5. “Инстаграм” номинациясендә катнашучы әлеге Нигезләмәнең 5 нче бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп, фото һәм язмаларны   #солдатальбомы2022 хештегы белән билгеләп, @tatarcongress@tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, аккаунтларына язылып инстаграмга урнаштырырга тиеш.
4.6. Фото астындагы язма кызыклы һәм тулы булырга тиеш. Бер кеше турында язылган мәгълүмат һәм фотолар бер пост астында бирелергә тиеш.

4.7. “Солдат хатлары” номинациясендә катнашучы инша язарга тиеш. Иншада язма героеның кайда, кайчан хезмәт итүе, хезмәте хакында язарга кирәк һәм хезмәт иткәндә юллаган хатларыннан өзекләр бирелергә тиеш. Шулай ук хәзерге вакытта гаиләсе, нәрсә белән шөгыльләнүе, уңышлары турында  да язарга кирәк. Хәрби хезмәтен үтәгәндә һәлак булучы хакында язганда, кайчан, кайда һәм ничек булуы хакында бәян итәргә кирәк. Шулай ук хатларыннан өзекләрне дә язмага кертергә кирәк.

4.8. Язманы [email protected] адресы белән юлларга.

4.9. Инша язучылар электрон почтага текстны аерым, фотоларны аерым файл белән җибәрергә тиеш.

  1. Конкурсны үткәрү шартлары:
    5.1 Конкурска “Инстаграм” номинациясендә тәкъдим ителүче эшләрдә фотоларның хәрби хезмәттә вакытта һәм хәзерге вакытта төшерелгәне булуы төп шартларның берсе.
    5.2 Конкурста катнашучы фотолар астына тулы мәгълүмат язарга тиеш. Язма башында конкурста катнашучының үзенең дә исем-фамилиясе, яше, кайсы өлкәдән, кайсы шәһәр яисә авылдан булуын язу мәҗбүри. Бу шартлар үтәлмәгәндә, жюри әлеге эшне бәяләми.
    5.3 Катнашучы фотоларны#солдатальбомы2022хештегы белән билгеләп, @tatarcongress, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, аккаунтларына язылып, инстаграмга урнаштырырга тиеш.

5.4. “Солдат хатлары” номинациясендә катнашучылар өчен инша күләме басма хәрефләр белән язылган А4 форматында 2 (ике) биттән артмаска тиеш. Иншада хатлардан өзекләр китерелә.

5.5. Инша героеның солдат вакыттагы һәм хәзерге көндә төшкән фотолары булырга тиеш.

5.6. Инша авторы үзе турында да тулы мәгълүмат язарга тиеш.

Хезмәтләр [email protected] почтасына юлланырга тиеш.

5.7.Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң килгән конкурс эшләре каралмый.

5.8. Конкурска старт 2022 елның 25 нче  гыйнваренда бирелә. Ул 14 нче февраль төнге сәгать 12гә кадәр дәвам итәчәк.
5.9. Оештыручылар финалга чыгучыларны сайлап ала. Җиңүчеләр исемнәре Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм конгресс инстаграмында 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көнендә игълан ителә. Бүләкләү көне һәм вакыты өстәмә хәбәр ителәчәк.
Конкурска җибәрелгән эшләрне оештыручылар Конгрессның сайтына, шулай ук инстаграм битенә куярга. Иншаларны “Татарлар” газетасында бастырырга хокуклы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*