tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ерактагы моңлы бер көй булып, ишетелсәк иде һаман да…»
«Ерактагы моңлы бер көй булып, ишетелсәк иде һаман да…»

«Ерактагы моңлы бер көй булып, ишетелсәк иде һаман да…»

27 гыйнварда, 13.00 сәгатьтә, Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубының «Ерактагы моңлы бер көй булып, ишетелсәк иде һаман да…» дип исемләнгән чираттагы утырышы узачак. Ул Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Зөлфәтнең (Дөлфәт Госман улы Маликов) тууына 75 ел тулуга багышланган.

«Ул поэзиядә беренче адымнарыннан ук үз йөзен тапкан, үз заманының төрле идеологик шаукымнарына бирелмичә, шигырьгә изге дога итеп караган, «торгынлык чорында да үз кыйбласын югалтмаган», иҗатында «югары пилотаж»га ирешкән каләм иясе иде», – дип яза аның турында каләмдәшләре. Зөлфәтнең заманча актив көрәш рухы белән сугарылган шигъри иҗаты татар поэзиясендә үзенчәлекле бер күренеш булып тора.

Шагыйрь халык күңеленә шигырьләре белән генә түгел, шигырьләренә язылган җырлары белән дә кереп калды. «Һаман яратам» (Ф.Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Кара толым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (3.Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар заманында халык арасында киң популярлык казандылар һәм хәзер дә башкарылалар.

Кичәгә шагыйрь турындагы истәлекләр белән уртаклашырга якыннары, туганнары, каләмдәшләре чакырылган, шулай ук шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.

+7(843) 238-50-48 – Муса Җәлил музей-фатиры

+7(843) 292-32-18 – ТР Милли музееның матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*