tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миләүшә Хәйруллина «Партитура» яшь композиторлар конкурсы лауреаты булды
Миләүшә Хәйруллина «Партитура» яшь композиторлар конкурсы лауреаты булды

Миләүшә Хәйруллина «Партитура» яшь композиторлар конкурсы лауреаты булды

Композитор Миләүшә Хәйруллина «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсы лауреаты һәм финалисты булды.

«Кичә „Кави-Сәрвәр“ операсыннан дуэт Мәскәү консерваториясенең Зур залында Мәскәү академия симфоник оркестры башкаруында яңгырады», — дип хәбәр итә әсәрнең либретто авторы Айдар Әхмәдиев.

Дуэтны солистлар Артур һәм Эльза Исламовлар башкарган.

«Кави-Сәрвәр» операсы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән бирелгән грант хисабына язылган әсәр.

Миләүшә Хәйруллин «Опера яки оперетта музыкасы» номинациясендә катнашкан. Конкурс җиңүчесе 25 мартта гала-концертта ачыкланачак.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*