Бүген, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында “Халыкка кайтарылган исем” китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Кунакларны, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләде. Ул китапны бастыру өчен бик күп көч куйган тарихчыларга, төбәкне өйрәнүче галимнәргә, авторларга рәхмәтен белдерде. Илгиз Халиков мондый эшчәнлекнең “Татарлар: гамәл стратегиясен” тормышка ашыруда бик мөһим булуын ассызыклады.
Чараның модераторы Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов булды. Ул Бөтендөнья татар конгрессының төбәкләрне өйрәнү өлкәсендә алып барган эшчәнлеге хакында сөйләде. Мәсәлән, регионнарга экспедицияләр, татар халкы, аерым төбәк һәм авыллар тарихын өйрәнүгә багышланган конференцияләр, фәнни китаплар бастыру һ.б.
Бүген тәкъдим ителгән китап Мамадыш кантоны Башкарма комитеты рәисе, 1921-1922нче елда, ачлык киң колач җәйгән вакытта, Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе, Мәскәүдә Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитетының милли мәсьәләләр буенча бүлек мөдире вазыйфаларында хезмәт иткән, Татарстан Республикасы үсешендә зур роль уйнаган шәхес – Сабиров Рәүф Әхмәтсабир улына багышланган. Кызганычка каршы, репрессияләр шаукымы әлеге шәхесне дә читләтеп узмый.
“Халыкка кайтарылган исем” китабы тулысынча дәүләт архивлары материалларына, Рәүф Сабировның көрәштәшләре истәлегенә һәм якын туганнарының язмаларына, фотосүрәтләр, гаилә архивына таянып язылган.
Китапны тәкъдим итү чарасында махсус кунаклар – әлеге басманың авторлары Гөләндәм Давыдова, Нурия Батырбаева һәм Рәүф Сабировның туганы Замир Петров чыгыш ясадылар.
Замир Петров, тормыш иптәше Нурия Батырбаева белән, үз гаиләсеннән чыккан күренекле шәхес хакында мәгълүмат җыю, архивларда эзләнү эше хакында сөйләде. Шулай ук ул материал туплауда ярдәм иткән шәхесләргә, авыл халкына, китапны бастырып чыгаруда булышлык күрсәткән Бөтендөнья татар конгрессына үз рәхмәтләрен җиткерде.
Мамадыш шәһәренең “Туган төбәкне өйрәнү” музее фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова күп еллар дәвамында ул Рәүф Сабиров хакында материаллар җыйган, аның эшчәнлеге белән кызыксынган. “Рәүф Сабиров – югалырга тиешле шәхес түгел,” – дип ассызыклады автор. Шулай ук, әлеге басма төрле яшьтәге укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булыр, дигән өметен белдерде. Нурия Батырбаева исә китап өчен материллар җыйганда барлыкка килгән кыенлыклар һәм гаилә шәҗәрәсен төзү эше турында сөйләде. “Әлеге мәгълүматны бөртекләп җыйдык,” – дип билгеләп үтте автор.
“Халыкка кайтарылган исем” китабына багышланган чарада тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, 1992 – 2002нче елларда Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Индус Таһиров әлеге китап хакында үз фикерләре белән бүлеште. “Мондый китап басылу – зур вакыйга. Рәүф Сабировның әле кем икәнен белмиләр, ләкин мондый шәхесләрне белү бик мөһим,” – дип ассызыклады ул. Шулай ук Индус Таһиров киләчәктә аерым шәхесләргә багышланган китаплар бастыру һәм аларны укучыга таныту мәсьәләсен дә күтәрде.
Моннан кала, китапны тәкъдим итү чарасында әлеге басманы укучылар һәм студентларга ярдәмлек буларак куллану, китапның тарихчылар һәм төбәкне өйрәнүчеләр өчен үрнәк булуы хакында да фикер алыштылар.