tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омски шәһәрендә Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә оештырдылар
Омски шәһәрендә Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә оештырдылар

Омски шәһәрендә Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә оештырдылар

Омски шәһәрендә эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы ханымнары да шул исәптән Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә оештырдылар. Кичә барышында шагыйрьнең шигырьләре укылды, халык арасында киң таралаган “Сагыну” һәм “Җырларым” исемле җырлар да яңгырады.

Инде ничә еллар рәттән М. Җәлилне искә алу кичәләре шәһәребездә дә, өлкә күләмендә дә уздырылып килә. Уздырылган чаралар турында “Татар дөньясы” гәзитендә тулы мәгълумать биреп, мәкаләләр басылып чыга. Бүгенге кичәбездә узган елларга күз салып уздык, шул исәптән бөек җырчыбыз Илһам Шакировны һәм Фатих Кәримне дә искә алып үттек.

14 февраль көне “Китаплар бүләк итү көне” буларак билгеләп үтелә. Без дә үзебез үк барлыкка китергән, берәмтекләп китаплар җыйган китап киштәбезне тулыландырдык – Фагыйлә Чумарова, ягъни мин үзем – Муса Җәлилнең 5 томлык шигырьләр җыентыгын бүләк иттем. Мавличамал Сагадеева Мәскәүдән “Татар китабы” күргәзмәсеннән алып кайткан “Биләр” китабын бүләк итте. Әминә Валеева “Казанская узорная кожа” исемле китабын бүләк итте.

Кичәбезне Илһам Шакиров репертуарыннан булган күтәренке рухлы, матур җыр – “Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне” җыры белән төгәлләп куйдык.
Җир йөзендә тынычлык булсын! Күк йөзе гел аяз булсын! – дигән теләктә булыйк, дуслар!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*