tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең «Киндяковка» мәдәният йортында бәйрәм гөрләде
Ульяновск шәһәренең «Киндяковка» мәдәният йортында бәйрәм гөрләде

Ульяновск шәһәренең «Киндяковка» мәдәният йортында бәйрәм гөрләде

21 февральдә Халыкара туган тел көне һәм Илне саклаучылар көне​ уңаеннан Ульяновск шәһәренең «Киндяковка» мәдәният йортында бәйрәм гөрләде. Тамашачыларга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова җитәкчелегендәге «Нур» татар халык театры Рәдиф Сәгъдинең​ «Сынган беләзек» спектаклен тәкъдим итте. Тимерьюл татар автономиясе рәисе, шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина барлык тамашачыларны бәйрәм белән тәбрик иттеләр һәм артистларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*