Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Бөтенроссия Татар гаиләсе ” фонды Чувашиянең Канаш шәһәрендә татар гаиләсе бәйрәмендә булып кайттылар .
Фәнил белән Гөлфизәнең тормыш корып жибәргәннәренә 45 ел узып та киткән.3 бала тәрбияләп устереп, ярдәмчел, тырыш, уңган, мәрхәмәтле булулары белән алар хөрмәт казанганнар . Гаилә бизнесын уллары Гомәр алып бара,4 оныклары бар . Дәу әти белән дәу әниләренә әйткән рәхмәт сүзләреннән сон, аларның горурлану хисләре тагын да артты.
-Кайда гына ярдәм кирәк булса да, алар һәрвакыт ярдәм кулын сузарга беренчеләрдән булып үз өлешләрен кертергә әзер ,- дип сөйләделәр котлаучылар.
Үзләре тырыш, милли җанлы, дини булган Шыгырдан авылыннан. Татар гаиләсен үстерудә зур өлеш керткәннәре өчен “Бөтенроссия Татар гаиләсе ” фонды директоры Миләүшә Хафизовна аларга Рәхмәт хатын тапшырды.