tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бөтенроссия Татар гаиләсе ” фонды Чувашиянең Канаш шәһәрендә татар гаиләсе бәйрәмендә булды
“Бөтенроссия Татар гаиләсе ” фонды Чувашиянең Канаш шәһәрендә татар гаиләсе бәйрәмендә булды

“Бөтенроссия Татар гаиләсе ” фонды Чувашиянең Канаш шәһәрендә татар гаиләсе бәйрәмендә булды

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Бөтенроссия Татар гаиләсе ” фонды Чувашиянең Канаш шәһәрендә татар гаиләсе бәйрәмендә булып кайттылар .

Фәнил белән Гөлфизәнең тормыш корып жибәргәннәренә 45 ел узып та киткән.3 бала тәрбияләп устереп, ярдәмчел, тырыш, уңган, мәрхәмәтле булулары белән алар хөрмәт казанганнар . Гаилә бизнесын уллары Гомәр алып бара,4 оныклары бар . Дәу әти белән дәу әниләренә әйткән рәхмәт сүзләреннән сон, аларның горурлану хисләре тагын да артты.

-Кайда гына ярдәм кирәк булса да, алар һәрвакыт ярдәм  кулын сузарга беренчеләрдән булып үз өлешләрен кертергә әзер ,- дип сөйләделәр котлаучылар.

Үзләре тырыш, милли җанлы, дини булган Шыгырдан авылыннан. Татар гаиләсен үстерудә зур өлеш керткәннәре өчен “Бөтенроссия Татар гаиләсе ” фонды директоры Миләүшә Хафизовна аларга  Рәхмәт хатын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*