tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумында Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды утырышы узды
Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумында Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды утырышы узды

Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумында Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды утырышы узды

Бүген Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумында Бөтенроссия”Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды утырышы узды. Зыялы ханымнар бүгенге вәзгыятьтәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты.

Әлеге техникумның ишеген ачып керүгә үзеңне сәнгать дөньясында итеп хис итәсең. Биредә дизайнерлар, рәссамнәр, зәркәнчеләр һәм башка кеше тормышына кирәкле һөнәрләр үзләштерелә. Конкурс-фестивальләрдә катнашып җиңүләр яулыйлар, югары категорияле педагоглар белем бирә. Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы директоры Раушания Сәүбәнова эшчәнлекләре хакында сөйләде. Остаханәләрдә булдык, осталар белән очраштык. Техникумда “Зыялы ханымнар” клубын да оештырып җибәргәннәр.

Тагын шунсы хак, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы белән хезмәттәшлек итә. Диварларыбызны аларның иҗат җимешләре бизәп тора.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*