tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУда бушлай татар теле курслары башлана
КФУда бушлай татар теле курслары башлана

КФУда бушлай татар теле курслары башлана

Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары башлана. Тыңлаучылар ай дәвамында татар теле нигезләренә генә өйрәнеп калмыйча, татар халкының мәдәнияте белән дә танышачак.

Курсларга 100 дән артык кеше язылган, дәресләр бүген башлана. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Татарстан ур., 2) 18:00 сәгатьтә кереш дәрес планлаштырылган. Оештыручылар курсларга 20 ноябрьгә кадәр кушылырга мөмкин дип хәбәр итә. Моның өчен сылтама буенча онлайн теркәлү үтәргә кирәк.

Тыңлаучылар телне белү дәрәҗәсенә карап төркемнәргә бүленәчәк: яңа өйрәнә башлаучылар һәм өйрәнүне дәвам итүчеләр. Һәр төркемдә 15 ләп кеше белем алачак.

Быел татар теле курслары интенсив форматында узачак – дәресләр атнага өч тапкыр, 17:30 дан 20:40 ка кадәр планлаштырылган. Программа 72 сәгатькә исәпләнгән. Дәресләр 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Укыту программасына мәдәни компонент та кертелгән. Курсларны тыңлаучылар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелә торган милли тематикага багышланган чараларга, аерым алганда, театр постановкаларына килә алачак, дип хәбәр ителә КФУ сайтында.

Уку ахырында тыңлаучылар тест тапшырачак. Программаны уңышлы үзләштергәннәр КФУда курсларны тәмамлау турында сертификат алачаклар. Тулырак мәгълүмат алу өчен +7(843)293-94-52 телефон номеры буенча шалтыратырга яки [email protected] электрон адресына язарга мөмкин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*