Россия Президентын сайлауда үз тавышын бирергә дип, Буа районының Аксу авылында сайлау участогына 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовик Котдус Мөлеков килгән.
Ветеран сайлауга улы һәм оныклары белән орден-медальләре тагылган пиджагын һәм папахасын киеп килгән.
«Менә барыбыз өчен чын үрнәк. Мондый кешеләр алдында баш иябез. Алар ярдәмендә Ватаныбыз немец-фашист агрессиясе елларында нык торды. Алар бүген үз Ватаныңа нинди мөнәсәбәттә буулырга кирәклекнең чын мисалы», – дип билгеләп үтте сайлау комиссиясе рәисе Гөлүсә Хәмидуллина.
«Яхшы вакытта яшибез, сайлауга даими йөрим, минем инде бар нәрсәм дә бар, балаларның якты киләчәге өчен барабыз», – диде Мөлеков.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
Материал Рөстәм Әхмәдуллин катнашында әзерләнде
Чыганак: tatar-inform.tatar