tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа районының Аксу авылында 97 яшьлек ветеран тавыш бирергә сайлау участогына килгән
Буа районының Аксу авылында 97 яшьлек ветеран тавыш бирергә сайлау участогына килгән

Буа районының Аксу авылында 97 яшьлек ветеран тавыш бирергә сайлау участогына килгән

Россия Президентын сайлауда үз тавышын бирергә дип, Буа районының Аксу авылында сайлау участогына 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовик Котдус Мөлеков килгән.

Ветеран сайлауга улы һәм оныклары белән орден-медальләре тагылган пиджагын һәм папахасын киеп килгән.

«Менә барыбыз өчен чын үрнәк. Мондый кешеләр алдында баш иябез. Алар ярдәмендә Ватаныбыз немец-фашист агрессиясе елларында нык торды. Алар бүген үз Ватаныңа нинди мөнәсәбәттә буулырга кирәклекнең чын мисалы», – дип билгеләп үтте сайлау комиссиясе рәисе Гөлүсә Хәмидуллина.

«Яхшы вакытта яшибез, сайлауга даими йөрим, минем инде бар нәрсәм дә бар, балаларның якты киләчәге өчен барабыз», – диде Мөлеков.

  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

Материал Рөстәм Әхмәдуллин катнашында әзерләнде

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*