tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: Сайлауларда катнашу – безнең бердәмлекне күрсәтү, дигән сүз
Васил Шәйхразыев: Сайлауларда катнашу – безнең бердәмлекне күрсәтү, дигән сүз

Васил Шәйхразыев: Сайлауларда катнашу – безнең бердәмлекне күрсәтү, дигән сүз

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев 3нче гимназия бинасында урнашкан участокка килеп, Россия Президенты сайлауларында катнашты.

«Быел дөнья күләмендә безнең бердәмлекне күрсәтү өчен иң мөһим сайлауларның берсе уза. Россия Дәүләт Думасы яки Россия Президентын сайлаганда Россия өчен, халык өчен бу бик мөһим, дибез. Соңгы ике елда махсус хәрби операция бара: без үзебезнең җирләребезне кайтарабыз. Егетләребез арыслан кебек көрәшә, үзләренең гомерен кызганмыйча, шушы илнең, гаиләнең бәйсезлеге өчен көрәшеп, кайберләре сугышта һәлак була… Шуңа күрә без бердәм, бер зур йодрык булырга тиеш», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, 147 миллион халык, 190 милләт бергә берләшеп, бердәмлекне күрсәтә икән, аны барлык дөнья күзәтеп торачак.

«Әлеге сайлаулар Россия лидеры, аның халкы бердәмлеген күрсәтеп, алга барырга, эшләр эшләргә мөмкинлек бирә. Дошманнар Россиянең барлык территориясендә 147 миллион халык яшәгәнен белеп тора. Без аны үз күзләребез белән күрдек, чөнки Калининградтан Камчаткага кадәр барып җиттек, халкыбыз белән очраштык. Иң зур зал Пензада иде – 1400 кеше, Екатеринбургта – 1200, Ульяновскида – 1200, Кемеровода – 900, Волгоградта 800 кеше җыелган иде. Бергәләшеп сөйләшеп, сорауларга җавап биреп, «Катюша» җырын җырлап, бердәм булуыбызны тагын бер кат дәлилләдек», – диде Васил Шәйхразыев.

Милли Шура рәисе әйтүенчә, татар халкы, татар активистлары үзләре өчен генә түгел, дәүләт активистлары һәм башка милләтләр өчен дә үз фикерләрен әйтә һәм үз якларында аларны җыя алган. «Шуңа күрә безнең очрашуларда күп кенә милләт һәм диаспоралар килеп, безнең фикер белән килешеп, Россия өчен җан атабыз дип, кайтып киттеләр», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*