tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буыннар чылбыры өзелмәс…
Буыннар чылбыры өзелмәс…

Буыннар чылбыры өзелмәс…

Укытучылар династиясе – ул аерым, үзенчәлекле яшәү рәвеше. Мондый педагогларның иң кыен вакытларда да уңышка ирешү серләре булып үзләре сайлаган хезмәт юлына бирелгәнлеге тора. Безнеңчә, педагог ул шундый кеше — аның тәртиплелегеннән, намуслылыгыннан, үз эшенә нык ышанганлыгыннан аңа тапшырылган башкаларның язмышы нинди юлдан китәчәге нык бәйле. Бу профессияне сайлаган кеше үз өстенә нинди җаваплылык алганын аңларга тиеш. Әгәр үзләренең әти-әниләре эшен балалары дәвам итәргә алынса, биредә хата китү очраклары күпкә кими, мондый адым сайлаган юлның дөреслегенә һәм ул белгечнең үз көченә тулысынча ышанганлыгына дәлил булып тора.

Бүгенге язмамда шундый гаилә турында сүз барыр. Бу педагогларның икесе дә укытучылар династиясен дәвам итүчеләр һәм үзләренең хезмәт итү дәверендә шактый гына уңышларга ирешкән булулары белән дә аерылып торалар. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2023 ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителде бит әле. Әлеге гаилә бу шартларның икесенә дә туры килүе белән дә аерылып тора.

Гаилә башлыгы, Нәбиуллин Дамир Хатыйп улы, 1958 елда Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганда аның алдында кайда укырга керергә дигән сорау тормаган да, ахры. Чөнки Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган бабасы мәктәптә хезмәт дәресләре укыткан, ә инде әтисе белән әнисе бөтен гомерләрен туган авылларының урта мәктәбендә балалар укыту һәм тәрбияләүгә багышлаганнар. Һәм егет Яңа Арыш урта мәктәбен “бишле” билгеләренә генә тәмамлап (ни өчен медаль бирелмәгәнлегенең сәбәпләре мәгълүм түгел инде), 1976 елда Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география факультетына, химия-биология бүлегенә укырга керә. Биредә дә яхшы укый: шулай булмаса аны Томск шәһәренә химия фәне буенча студентларның Бөтенроссия олимпиадасына да җибәрмәсләр иде. Югары уку йортын уңышлы тәмамлап, 1981 елның август аеннан Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы сигезьеллык мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм химия-биология укытучысы булып эшли башлый. Мәктәптә дәресләр, кичке мәктәп, комсомол җыелышлары, җәмәгать эше аңа яшь белгеч буларак формалашуда зур йогынты ясый. Бер үк вакытта биредәге “Победа” күмәк хуҗалыгында комсомол оешмасы секретаре дә булу мәктәп һәм авыл тормышын бергә алып баруга ярдәм итә.

Бер елдан соң аны шушы ук Балык Бистәсе районының Күки урта мәктәбенә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. “Тематик кичәләр, Яңа ел бәйрәмнәре, СССРның 60 еллыгы уңаеннан үткәрелгән күп төрле чаралар хәтердә нык уелып калганнар”, — ди ул.

Әлбәттә, туган авыл һәркемнең күңеленә якын була. 1983 елда яшь белгечне  Яңа Арыш урта мәктәбенә укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Шушы ук җәйдә студент елларында бөреләнгән мәхәббәт гаилә корып яши башларга нигез була. Район мәгариф бүлеге яшь белгечне күз уңында тоткан ахры — декабрь аенда Дамир Хатыйп улын Балык Бистәсе районының Олы Солтан урта мәктәбенә директор итеп җибәрә. Көчле педагогик коллективлы, бай традицияләре булган мәктәп аның өчен чын “университет” була да инде. Биредәге коллективта бер-береңне аңлау, хөрмәт итү, максатка омтылыш, киң күңеллелек, тулы көчкә иҗади эшләү уңышның нигезләре була. Мәктәптә эшләгән көчле укытучылардан Малова Лидия Максимовна, Җамалиев Габделфәрт Габделхәевич, Мамаков Александр Яковлевич, Җамалиева Хәдичә Мөгиновна кебекләрне язмабыз герое тирән ихтирам белән искә ала. Бер үк вакытта актив җәмәгать эшчәнлеге алып баруын да исәпкә алып, аны 1988 елда КПССның Балык Бистәсе район комитеты һәм район Советы башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләклиләр. Ә инде Олы Солтан урта мәктәбендә җиде ел дәвамында мәгариф өлкәсендә куйган эшчәнлеге өчен ул РСФСР мәгариф министрлыгының “Халык мәгарифе отличнигы” дигән күкрәк билгесенә лаек була.

Дөрес, аның үзенә бу бүләкне тапшырганда ул инде башка эштә – халык депутатларының Яңа Арыш авыл Советы рәисе вазифасында була. Һәркемнең күңел түрендә туган җиргә мәхәббәт, кайчандыр яшүсмер чорларын үткәргән урыннарга әйләнеп кайтасы килү яши торгандыр. Икеләтә җаваплылык алуын аңласа да, Дамир Хатыйп улы бу вазифага билгеләнүгә ризалык бирә. Шундый зур авылның җитлеккән социаль мәсьәләләрен хәл итү җиңел булмаслыгы билгеле, әлбәттә. Шуның өстенә бу 1990 еллар — тормыш өчен беренче чиратта кирәкле товарларның җитмәве, карточка системасы, илнең сәяси төзелеше дә, икътисады да җимерелү чорлары була. Әмма ни генә булмасын, язмамның герое тормышының бу этабын да намус белән үткәреп, бу вазифада эшләгән вакыттагы иң зур казанышын авылны табигый газ белән ягуга күчерү дип саный.

Мәктәп тормышын һәм балаларны ярату үзенекен итә – ул 1993 елда Яңа Арыш урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Төзелә башлап та ярты юлда туктаган мәктәп бинасын аякка бастырыр өчен бик күп эшләргә туры килә. Мәктәпне төзүче колхозара төзелеш оешмасында гына да бу чорда 3 җитәкче алышына. Һәркөнне дип әйтерлек юлда булу дисеңме, төзелешкә кагылышлы мәсьәләләрне күз уңында тотумы, педагогик коллективны туплап бер максатка ирешү юлларын ачыклаумы, утын белән ягып җылытылучы иске мәктәпнең мең төрле мәшәкатьләре – күпьеллык эш ритмы киеренке була. Бер генә эпизодны искә алып үтәсе килә. 1994 елның җәендә, мәктәп төзелешенең авыр хәлдә икәнен үзе сөйләп аңлатырга дип, язмамның герое ул вакыттагы Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев кабул итүенә өметләнеп Казан шәһәренә чыгып китә. Дөрес, Президентка ук кереп җитә алмый ул: аны ул вакыттагы Президент аппараты җитәкчесе Хәләф Мирзамөхәммәт улы Низамов кабул итә, гозерен тыңлый, финанс мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә бирә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка сайлану алдыннан аның Яңа Арыш авылына халык белән очрашуга килгәне була. Җитәкче сүзендә тора – 1995 елда төзелеш эшләре яңадан башланып китә, республиканың мәгариф министры В.Г.Гайфуллин да килеп эш барышы белән таныша. Район администрациясе башлыгы Хатыйп Фатыйх улы Газизов һәр атнаны диярлек төзүчеләр белән планеркалар үткәрә башлый. Бу чорда да директор үзенең эшчәнлегендә коллектив белән аңлашып, дөрес юнәлеш биреп, бердәм булып эшләүне алга куя. Шушы ук елның көзендә мәктәпкә газ җибәреп җылытып, кышкы чорда эчке сылау-агарту, буяу, ишекләр кую кебек эшләр башкарыла. Бинага газ кертү эшләренә “Татгазстрой” җәмгыяте генераль директорының ул вакыттагы беренче урынбасары Нигмәтҗанов Азат Роберт улы зур ярдәм итә. Утын белән җылытыла торган мәктәптән районда иң беренче булып газ ягуга күчкән уку йорты була ул! Газ белән җылытуның тәҗрибәсен исә мәктәп директоры Арча районының Иске Чүриле мәктәбенә барып карап, өйрәнеп кайта. Һәм менә күптән көткән көн килеп җитә — 1996 елның 2 сентябре авыл халкы өчен дә, укытучылар, укучылар өчен дә тарихи, истәлекле көн була. Бу көнне мәктәпнең яңа бинасы ачыла. Килгән бик күп санлы кунаклар арасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Илгиз Хайруллович Кәлимуллин, Балык Бистәсе районының администрациясе башлыгы Газизов Хатыйп Фатыхович, Татарстан Республикасының мәгариф министры урынбасары Акбашев Румин Әгзамович, район башкарма комитет рәисе Фатыхов Бәйрәмхан Фатыхович, авылдашыбыз Кама урман хуҗалыгы директоры Таҗетдинов Рәшит Фәләхетдин улы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәбибуллин Рашат Хәбриевич, районыбызның төрле оешма, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авылдашларыбыз үзләренең зур сөенечләрен белдерәләр.

Алдагы елларда мәктәпне җиһазлау, коллективка яңача эшләргә максатлар кую, моңа ирешүнең юлларын дөрес билгеләү Яңа Арыш урта мәктәбен район буенча алдынгылар рәтенә кертә. Коллектив дәртләнеп, илһамланып яңа бинаны бизәү эшләре белән берлектә Татарстан республикасында оештырыла торган төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда, яңа технологияләр белән эшләү алымнарын чагылдырган чараларда актив катнаша башлый. 2005 елда район мәгариф бүлегенең боерыгы нигезендә мәктәп 10-11 сыйныфларда профильле укытуга күчә. Һәм шул ук елны, республикада беренчеләрдән булып, ул вакыттагы Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры, якташыбыз Илсур Гәрәевич Һадиуллинның хәер-фатихасын алып, химия фәне буенча вариатив дәреслекләрне сынап карау үткәрү башлана. Моның өчен Мәскәүнең “Оникс” нәшрияты белән 3 елга исәпләнгән килешү төзелә, нәтиҗәләр дәреслек авторлары катнашында Мәгарифне үстерү институтында тыңланып, республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә яктыртыла, күп кенә методик ярдәмлекләр чыгарыла. Шушы елларда мәктәп базасында үткәрелгән чараларда ТГГПУ, ИРО, КГАСУ галимнәре катнаша, Казан шәһәренә белем күтәрү курсларына килгән бер төркем мәктәп директорлары килеп китә. Биредә педагогика фәннәре докторлары, профессорлар Гайсин И.Т., Хөсәенов Җ.А., биология фәннәре докторы, профессор Рахимов И.И., педагогика фәннәре кандидаты, доцент Хаҗиев Г.Х., тарих фәннәре кандидаты Минниханов Ф.Г., Татарстан мәгарифне үстерү институтының мәктәп җитәкчеләренең белемен күтәрү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Идрисов И.Р., шул ук институтның методисты Галеева Н.А., республика экология-биология методик үзәгенең директоры урынбасары Садыкова Г.С., педагогика фәннәре кандидаты Садиков И.М., география фәннәре кандидаты Уразметов И.Р. һәм башка галимнәр катнашында күп чаралар үткәрелә. Ачык дәресләр бирү, теоретик һәм методик осталыкны күтәрү укытучылар коллективына да йогынты ясый – аларның күбесе квалификацион категорияләрен күтәрә, район һәм республика күләмендә танылу ала баралар. Мәктәп бу елларда күп кенә Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек була.

Ә инде Нәбиуллин Дамир Хатыйп улы, педагогика фәннәре кандидаты, бүгенге көндә дә мәктәп директоры вазифаларын башкара. 2021 елның 25 ноябрендә исә аңа Татарстан Республикасы Президенты Указы белән “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелә.

Гаиләнең икенче яртысы, Нәбиуллина Галия Гыймран кызы 1960 елда Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылында туа. Әтисенең мәктәп директоры булып эшләве, абыйларының да укытучы һөнәрен сайлавы кызга билгеле бер йогынты ясагандыр, күрәсең. 1977 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география факультетына, химия-биология белгечлеге буенча укырга керә. Укуын уңышлы гына тәмамлап, туган авылында химия һәм биология укытучысы булып эшкә урнаша.

Гаилә корып җибәргәч, ул гомерен Балык Бистәсе районы белән бәйли, Яңа Арыш урта мәктәбендә эшли башлый.

1983 елның 20 декабрендә хәләл җефетен Олы Солтан урта мәктәбенә директор итеп билгеләү сәбәпле, 1984 елның 1 январеннән шул мәктәптә озайтылган көн төркеме тәрбиячесе булып та, төрле фәннәрдән укытучы булып та эшли. Вакытлыча үз белгечлеге буенча эш булмаса да, бу чордагы укучылары аны бик җылы итеп искә алалар.

1990 елда язмыш җилләре Галия ханымны яңадан Яңа Арыш урта мәктәбенә китерә. Биредә ул химия һәм биология фәне буенча укучыларга белем бирә башлый. Тирән белемле, зирәк акыллы, тәҗрибәле укытучының эшенә булган җитдилеге, эшкә дәрте бик күпләрне сокландыра. Укыту-тәрбия эшендәге системалылык, яңалыкка омтылу, һәр эшне тәртибе белән, җайга салып эшли белүе, үз-үзен камилләштерү өстендә туктаусыз эзләнүе – укытучының хезмәттәшләре, әти-әниләр, балалар белән аңлашып эшләвенең нигезе булып тора. 2005 елда, Мәскәү шәһәрендәге нәшрият белән турыдан-туры килешү төзеп, республикада беренчеләрдән булып химия фәне буенча яңа дәреслекләрне сынап карарга алыну дисеңме, шул сынау нәтиҗәләре буенча дәреслек авторлары каршында хисап тоту дисеңме – барысы да укытучының җитди әзерлеге, яңалыкка омтылышы, тырышлыгы турында сөйли. Мәктәптә дәресләр тәмамлангач та ул өенә ашыкмый – аны әйләндереп алган укучыларына төпле киңәшләрен бирә, аларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерли, күп санлы сорауларга чишелеш табарга ярдәм итә. Авыл җирлегендә укып белем алуга карамастан, бу мәктәпнең укучылары зур хыяллар белән яшиләр, ышаныч белән бердәм дәүләт имтиханнарын химия һәм биология фәннәреннән сайлыйлар һәм ялгышмыйлар. Ныклы белем нигезләрен үзләштергән укучылары һәр елны  остазларының ышанычын аклыйлар – имтиханнарда 80-95 шәр балл җыеп, үзләре сайлаган югары уку йортларына укырга керәләр. Ә инде Казан медицина көллиятендә “Яңа Арыш төркеме” оешты дияргә дә була: биредә өч дистәдән артык шушы мәктәп укучылары укып чыга. Белемле шәкертләре район дәрәҗәсендә генә түгел, республикада да сынатмый: фәннәр буенча район олимпиадаларында бик күп җиңүче һәм призерлар гына түгел, ә республикада да призерлар әзерләгән укытучы ул!

Югары квалификацион категориягә ия булган мөгаллимә эшенең нечкәлекләрен яхшы белә, укучыларын сабыр, тырыш һәм көчле булырга, авырлыклар каршында югалып калмаска, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтә.  Галия ханым химия фәненнән аеруча катлаулы мәсьәләләрне чишү буенча район укытучыларының даими эшләүче семинарын җитәкли, район олимпиада эшләрен тикшерү комиссиясе әгъзасы, шул ук фәннән укучыларның бердәм дәүләт имтихан эшләрен тикшерү буенча республика комиссиясендә дә 10 ел хезмәт куя.

Галия Гыймрановнаны гөрләп утырган мәктәп яны тәҗрибә участогыннан башка күз алдына да китереп булмый. Иртә яздан ук ул бүлмә эчендә үсеп килүче яшелчәләр, чәчәк үсентеләре арасында кайный. Бакчадагы беренче шытымнарга шатланып, һәр яуган яңгырга сөенеп, уңышның мул буласына ышаныч белән яши ул. Тәҗрибә участогының республика, Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә яулаган Дипломнары, Рәхмәт хатлары тырыш хезмәтнең җимеше буларак билгеле. Санап китсәң, ирешелгән уңышлар шактый. Укытучының бүләкләре арасында Россия, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыкларының күпсанлы Мактау кәгазьләре, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, район башлыгының, мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре… Укытучы төрле грантларда, конкурсларда да уңышлы гына катнашып килә. 2011 елда “Безнең иң яхшы укытучы” гранты буенча җиңүче, 2013 елда “Мәгариф” өстенлекле проекты кысаларында үткәрелгән бәйгедә “Татарстанның иң яхшы укытучысы”, 2022 елда фәннәрне туган телдә укытучы буларак грант җиңүчесе була. Ә иң олы бүләк ул укучыларының, аларның әти-әниләренең рәхмәтләре. Уку елы башланганда, укытучылар көне җиткәндә бу хәбәрләр телефонда бихисап була – шул үзе бәхет түгелмени? Бу вакытларда хатирәләр яңара, күңелдә куаныч, сөенеч уяна.

Һәр баланың күңеленә ачкыч табучы, белем алырга юл күрсәтүче  укытучы укучыларынын уңышлары, шатлыклары  белән яши, еллар үткән саен яшәрә генә кебек. Укучылар белән уртак тел табу, аларның барысын да тигез күрә белү аңа карата зур хөрмәт уята. Һәр эшне җиренә җиткереп үтәүче, барлык эшкә дә өлгер, таләпчән дә, игътибарлы да укытучынын укучылары да үзенә ошап үсә.

Бар күңелен, гомерен балаларны белемле итүгә биргән, күпме буын тәрбияләгән мөгаллимәнең хезмәте мактауга да лаек. Татарстан Республикасы Президентының 2020 ел 2 декабрендәге Указы нигезендә Нәбиуллина Галия Гыймран кызына “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.

Гаиләнең тагын бер күркәм ягын искә алмасам, язмам тулы булмас төсле. Нәбиуллиннар 2012 елда Казан шәһәрендәге Россия ислам унивеситетына читтән торып укырга керәләр һәм аны 2018 елда уңышлы тәмамлап чыгалар. Авыл халкына дин гыйлемен, гарәп телен, әхлак нигезләрен өйрәтүдә дә зур тырышлык куялар.

Авылларында гына түгел, районда да тырыш, тәртипле, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торучы, күпләрнең ихтирамын яулаган бу гаилә өч ул тәрбияләп үстерә. Алар да мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлап, югары белем алалар. Олы уллары Артур Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында бүлек башлыгы булып эшли. Татарстан Республикасы төзелеш министрының, сәламәтлек саклау министрының Мактау грамоталары, хөкүмәт җитәкчесенең Рәхмәт хатына лаек булган. Улларының төпчеге Казан медицина университетында белем ала.

Буыннар чылбыры дәвам иткән очракта аеруча уңышлы була дигән идек бит. Бу гаиләнең уртанчы уллары Нәбиуллин Руслан Дамир улы әти-әниләренең юлын сайлады. Мәктәпне медаль белән тәмамлап, Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының физика факультетына укырга керә. Әлеге уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган белгеч бүген мәктәптә балаларга физика һәм информатика нигезләрен өйрәтә. Бер үк вакытта төрле бәйгеләрдә дә катнаша, 2015 елда “Өлкән укытучы” грантына лаек була. Ә инде 2022 елда Татарстан мәгариф министрлыгы һәм “Мәгариф” журналы тарафыннан оештырылган “Авыл укытучысы-2022” Бөтенроссия бәйгесенең өч этабын да уңышлы уза; КФУ галимнәре, Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләреннән торган мәртәбәле жюри каршында дәрес биреп, бәйгенең “Абсолют җиңүчесе” дигән исемне яулый. Әлбәттә, гаилә үрнәген өлге итеп алган укытучы алга таба да зур уңышларга ирешер дигән өмет бар.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*