tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ел волонтеры Саимә Шаһиәхмәтова: «Үз тарихын белмәгәннең киләчәге юк»
Ел волонтеры Саимә Шаһиәхмәтова: «Үз тарихын белмәгәннең киләчәге юк»

Ел волонтеры Саимә Шаһиәхмәтова: «Үз тарихын белмәгәннең киләчәге юк»

«Мәрхәмәтле Татарстан» бәйгесенең гражданлык-патриотик эш өлкәсендә җиңүчесе яшь волонтер Саимә Шаһиәхмәтова әнә шулай ди. Кешеләргә булышудан тәм табып яшәүче кыз авылында һәм районында төрле патриотик акцияләр оештыруда катнаша, өлкәннәрнең һәм ветераннарның хәлләрен белешә, йорт, бакча эшләрендә булыша.

Кунагыбыз турында белешмә

– Саимәгә – 17 яшь;

– Питрәч районының «Форпост» балалар иҗтимагый оешмасы рәисе, җирле яшьләр хокук саклау хәрәкәте лидеры;

– КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче курсында белем ала;

– киләчәктә башлангыч сыйныф һәм инглиз теле укытучысы булачак.

– Саимә, волонтерлык хәрәкәтенә ничек кушылдың?  

– Волонтер булу теләге кечкенәдән бар иде инде. Мәктәптә укыганда «Форпост» мәктәп берләшмәсе командиры булдым. Хәзер институтта патриотик эшчәнлек алып барам. Туган авылымны һәм районымны да калдырмыйм, яңа проектларны тормышка ашырам. Быел мәктәптә чаралар үткәрүне һәм ветераннарыбызга йөрүне дәвам иттердек.

– Патриотик волонтерлар ниләр белән шөгыльләнә?

– Без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, районның тыл хезмәтчәннәренә, ялгыз пенсионерларына ярдәм итәбез. Шулай ук төрле патриотик акцияләр, флешмоблар, күңелле физик күнегүләр үткәрәбез. Шул рәвешле һәркемне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырабыз.

– Син быел гражданлык-патриотик эш өлкәсендә Ел волонтёры булдың.  «Мәрхәмәтле Татарстан» бәйгесендә җиңү күптәнге хыялың идеме?

– Мин күп кенә конкурсларда үз көчемне сынап карыйм, үзем өчен белем һәм тәҗрибә тупларга тырышам. «Мәрхәмәтле Татарстан» бәйгесендә катнашуга күптәннән әзерләндем. Былтыр финалист булдым, 2022 елда җиңүгә ирешү максатын куйдым. Һәм шулай булды да.

– Бүгенге буын патриотик түгел дигән фикер белән килешәсеңме?

– Бу фикер белән килешмим. Минем тирәмдә туган ягын кадерли һәм аның тарихын өйрәнә торган патриотик яшьләр бар. Бу бик мөһим, чөнки үз тарихыңны белмәсәң, киләчәгең юк. Яшьләргә иҗтимагый тормышта актив катнашырга, кешеләргә булышырга кирәк. Кемгә дә булса ярдәм итеп, син иң элек үзеңә булышасың.

 Студент тормышын һәм актив волонтерлык эшчәнлеген бергә алып бару кыен түгелме соң?
– Иң мөһиме – теләк һәм үз максатыңа ирешергә омтылу. Шул очракта барысына да вакыт җитә.

– Кешеләргә ярдәм итү синең өчен нәрсә ул? Булышканда нинди хисләр кичерәсең?

– Хәзер минем өчен волонтерлык  –  яшәү рәвеше. Кемгә дә булса булыша алуымнан тәм табып яшим, бу эшне чын күңелемнән яратам. Кешеләргә ярдәмгә килгәндә, алар ачык йөз белән каршы ала, күзләрендә нур балкый. Өлкәннәрнең  рәхмәт сүзләрен ишетү рәхәт. Үзләренә булган аз гына игътибардан да күңеле була, яшәү дәрте арта бит аларның.

Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*