Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеныны старт алды. Җыен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы белән башланып китте. Очрашуны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев уздырды.
17 нче мартта җыенда катнашучылар Буа районына барып, биредәге авыл эшмәкәрләренең тәҗрибәсе белән танышты.
Бүген Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.
Чара “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырыла. Монда шулай ук татар эшмәкәрләре җитештерә торган товарлардан күргәзмә дә эшләячәк.
Быел җыенда 41 Россия төбәге һәм 4 чит илдән 530 делегат катнаша.