tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза
Бүген Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза

Бүген Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза

Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеныны старт алды. Җыен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы белән башланып китте. Очрашуны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев уздырды.

17 нче мартта җыенда катнашучылар Буа районына барып, биредәге авыл эшмәкәрләренең тәҗрибәсе белән танышты.

Бүген Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның  катнашуы көтелә.

Чара “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырыла. Монда шулай ук татар эшмәкәрләре җитештерә торган товарлардан күргәзмә дә эшләячәк.

Быел җыенда 41 Россия төбәге һәм 4 чит илдән 530 делегат катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*