tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари Иле Бәрәңге районына Казан кунаклары килде
Мари Иле Бәрәңге районына Казан кунаклары килде

Мари Иле Бәрәңге районына Казан кунаклары килде

15 март көнне  Мари Иле Бәрәңге районында Казан кунаклары мәктәп укучыларына татарларның Россиянең үсешенә, илебезнең оборона сәләтен ныгытуга керткән өлешләре турында сөйләделәр.

Делегация составында танылган кешеләр: язучы, Язучылар союзы әгъзасы, Яр Чаллы язучылар оешмасының рәисе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Мәдәни җомга” гәҗитенең баш мөхәррире Вахит Имамов, ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый һәм күп кенә башка премияләр лауреаты, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты, ТР ның авторлык хокукларын яклау буенча идарә рәисе Радиф Сәгъди һәм галим, журналист, “Безнең мирас” журналының җаваплы секретаре Ленар Гобәйдуллин булды.

Бәрәңге, Портянур һәм Куянавыл мәктәпләре укучылары белән очрашулар узды. Чараның төп максаты – милләте буенча татар булган Ватаныбыз Геройлары турында әңгәмә үткәрү. Алар арасында безнең якташыбыз, Россия Герое, В.Чкалов исемендәге Дәүләт сынау-очу үзәге башлыгы, генерал-майор Радик Әбрар улы Бариев та бар. Сүз уңаенда, “Безнең мирас” журналының март ае санында Радиф Сәгъдинең каһарманыбызга багышланган мәкаләсе басылып чыкты.

Очрашу ахырында кунаклар мәктәп китапханәләренә “Безнең мирас”, “Ялкын” һәм башка журналларны, шулай ук халык санын алуга махсус бастырып чыгарылган “Татар барда – хәтер бар” журналын тапшырдылар. Укучыларны үзләренең бөек татар халкының бер вәкиле булулары белән горурланып яшәргә чакырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*