tatruen
Баш бит / Яңалыклар / X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы ачык дип игълан ителде
X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы ачык дип игълан ителде

X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы ачык дип игълан ителде

Бүген, 2022 елның 18 мартында, «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев мөрәҗәгать итте.

-Бүгенге утырышта  Россия Федерациясенең  41  төбәгеннән  барлыгы 530 татар эшмәкәрләре катнаша. Иң ерак төбәкләрдән килүчеләр – Красноярск крае, Иркутск өлкәсе һәм Бурятиядәге милләттәшләребез. Алдыбызда зур бурычлар тора: сәүдә һәм икътисадый төбәкара элемтәләрне ныгыту, – дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразыев  Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының быел 10 тапкыр уздырылуын әйтте. Аның сүзләренчә, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены авыл тормышы үзгәреш кичергән чорда яңача эшли башлаган милләттәшләребез өчен очрашу мәйданчыгына әверелде.

Шулай ук Премьер-министры урынбасары үз чыгышында яшьләрне авыл тормышы белән кызыксындыру мәсьәләсенә игътибар итте.

-Авылларда яшьләрне төпләндерү программасын булдыру бик мөһим. Авыл хуҗалыгында заманча технологияләрне кулланып эшләүче яшьләрне тәрбияләү төп бурычларның берсенә әйләнә. Бүгенге мәктәп баласы – киләчәктә авылның чын терәге булырга тиеш, – дип ассызыклады ул.

X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышыРоссия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасыннан делегатлары чыгышлары белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*