tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовия Республикасы делегаты: “Барчагызны да Федераль Сабан туенда көтеп калабыз!”
Мордовия Республикасы делегаты: “Барчагызны да Федераль Сабан туенда көтеп калабыз!”

Мордовия Республикасы делегаты: “Барчагызны да Федераль Сабан туенда көтеп калабыз!”

Бу минутларда Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы бара. Биредә Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасыннан делегатлары чыгыш ясый.

Мордовия Республикасының  «Юлдаш» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рәфыйк Фетхуллов Модовия Республикасында яшәүче милләттәшләребез эшчәнлеге хакында сөйләде.

-Бездә “Татар эшмәкәрләре” клубы эшләп килә, мәчетләребездә зур итеп ифтарлар уздырыла, һәр елны Мордовия өлкәсендә “Татар җыры – авылым тавышлар” фестиваль-конкурсы уза. 2022 елда исә Ләмбрә районы Аксюн авылында, «Юлдаш» крестьян-фермер хуҗалыгы җирлегендә Федераль Сабан туе узачак. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, килгән делегатлар! Барчагызны да халкыбызның матур бәйрәме – Сабан туенда көтеп калабыз!

Шулай ук делегат “Татар мәдәнияте үзәге”н ачу, биредә якташ язучылар Һади Такташ, Шәриф Камал һәм Габдрахман Әпсәләмов музейлары булдыру теләге хакында сөйләде. Киләчәктә әлеге үзәктән башланган, зур татар авылларында язучылар музейлары буенча сәяхәтне үз эченә ала торган, Изге Болгар җирен, Казан шәһәренең Кол Шәриф мәчетен күрү мөмкинлеге бирүче  туристик  маршрут оештыру күздә тотыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*