tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларын сәламләде
Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларын сәламләде

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларын сәламләде

Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды. Биредә Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасыннан килгән делегатлар чыгыш ясадылар, үз җирлекләрендә эшмәкәрлекнең торышы хакында сөйләделәр.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул делегатларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

– Сез һәммәгез дә безнең милләтебез өчен үрнәк булып торасыз. Шундый милләттәшләребез булганда халкыбыз, динебез өчен борчылырлык урын юк. Мин барчагызга да чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге һәрбер чыгыш – үз милләтеңне, динеңне сөю, гореф-гадәтләреңне саклау, нәтиҗәле эш алып бару үрнәге, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Пленар утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Быел Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Россиянең 41 төбәгеннән  һәм 4 чит илдән 530 делегат катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*