tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Профессор Наил хаҗи Таировка 70 яшь
Профессор Наил хаҗи Таировка 70 яшь

Профессор Наил хаҗи Таировка 70 яшь

Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре, гомеренең күп өлешен татар тарихы буенча архив эзләнүләр белән шөгельләнүче күренекле галим Наил Измаил улы Таиров Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә  1998 елдан бирле  дәрес бирә. Һичшиксез, аны гомер яшәешен туган халкына хезмәткә багышлаган могтәбәр шәхесебез диеп саныйбыз һәм олылыйбыз. Бүген аны беренче булып мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт тәбрикләде һәм котлауларга мөгаллимнәр вә шәкертләр кушылды.

Наил хаҗи Таиров 1952 елның 2 февралендә туган. Тумышы белән Ульян өлкәсе Барыш районы Калны авылыннан. 1973 нче елда Ульяновск дәүләт педагогия институтын бетергән. 1978 елдан Казан мәдәният университетында укыта һәм тарихи эзләнүләрен башлый. Күп хезмәтләре аның татар халкының күп ассылларын биргән Акчуриннар нәселенә багышланган. 2002 елда танылган Акчуриннар нәселе турында «Акчуриннар» исемле китап бастырып чыгарды.

1998 нче елдан бирле Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» буенча шәкертләребез каршында чыгыш ясап гыйлем бирә. 1998 елда ул шулай ук хаҗ сәфәрен дә үтәде. Ул «Борынгы һәм урта гасыр татар әдәбияты» буенча тирән эчтәлекле чыгышлар ясап шәкертләргә күп мәгълүматлар җиткерә. Читтән торып укучыларга татар тарихы һәм әдәбияты буенча төпле лекцияләре, шәкертләрнең төпле рефератлар язулары, үз төбәкләренең тарихлары, нәсел агачлары белән кызыксына башлауларына этәргеч буларак Наил хаҗиның абруе зур булуын раслый.

Наил Таиров, әңгәмәдәшне тыңлап торуны күбрәк кабул итә, милли җанлы, татар теленә мәхәбәтле, кешенең нәселенә игьтибар итүчән, дингә якын, әти-әнине сагынып истән чыгармый торган, туган якны онытмас зат.

«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Халкыбыз тарихында, узган юлында сизелерлек эз калдырган шәхесләр хакында күбрәк белергә, аларның яшәү рәвешен, идеалларын аңларга тырышуыбыз табигый. Игелекле гамәлләр кылган, милләт, халык мәнфәгатьләрен алга куеп фидакарьләрчә көрәшкән бөек затлар онытылмый, соклану, горурлану уята. Уйландыра, игелекле гамәлләр кылырга рухландыра», – ди Наил хаҗи һәм тарихи эзләнүләрене, борынгы кабер ташларын өйрәнүне дәвам итә. Аңарга ныклы сәламәтлек, иман байлыгы, иҗади уңышлар, яңа ачышлар, булдыклы шәкертләр теләп догада торабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*