tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар берлегендә исемсез романнарның авторларын игълан иттеләр
Язучылар берлегендә исемсез романнарның авторларын игълан иттеләр

Язучылар берлегендә исемсез романнарның авторларын игълан иттеләр

Киштәдә дә, укучы күңелендә дә урын алырга лаеклы. Татарстан Язучылар берлегендә Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән игълан ителгән ябык әдәби конкурсның «Роман» номинациясендә җиңүче авторларны атадылар. Конкурсның шул ягы да кызык: жюри вәкилләренә әсәр үзе һәм хуҗасының тәхәллүсе генә билгеле иде.

Моңа кадәр конкурсның шигърият һәм прозаның башка жанрларына караган юнәлешләре җиңүчеләрен ачыклаганнар иде. «Роман» номинациясенә соңрак тотынганнар.

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, конкурста катнашучыларның иҗади эшләре белән 9 кешедән торган жюри танышкан. Алар арасында әдәбият галимнәре һәм язучылар булган. «Роман» номинациясенә 15 эш кабул ителгән. Бишесен сайлап алганнар. Шулар арасыннан 3 җиңүчене билгеләгәннәр.

1 урын – Зөлфәт Хәким, «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» (Казан)
2 урын – Фирдүс Гыймалтдинов, «Урда ханы Үзбәк» (Казан)
3 урын – Равил Сабыр, «Фәхрине үтереп ташладылар» (Әлмәт).

– Әйтик, Фирдүс – безнең өчен бөтенләй көтелмәгән автор. Тарихи романы җиңеп чыкты. Төзелеше искиткеч камил, безгә бик ошады. Тарихи әсәрләр безгә бик кирәк, – дип бәяләде иҗади эшләрне Ркаил Зәйдулла. – Хәзерге заманны тасвирлаган әсәрләр дә шактый булды. Ә менә Зөлфәт Хәким язган романда ике чор параллель бара. Төп сюжет сызыгы – кешелеклелек. Кеше гуманистик принципларын югалтмаска тиеш. Шушы мәңгелек фәлсәфи нәтиҗәне чыгарган автор. «Фәхрине үтереп ташладылар» романында да әхлакый сыйфатларга урын бирелә. Бу әсәрләр «Казан утлары» журналында басылып чыгачак. Минемчә, халык аларны күреп сөенер һәм бүгенге татар прозасы белән горурланыр.

«Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин сүзләренчә, җиңүче әсәрләрнең әлеге басмада урын алуы конкурсның бер таләбе иде. Димәк, әсәрләр чынлап та лаеклы, әдәби яктан камил булырга тиеш.

– 15 романның җиде-сигезе безнең журналда бастырырлык, дип нәтиҗә ясадым үзем өчен. Беренче урынга чыккан әсәрне бүген үк бастырырга әзербез. Ул «Казан утлары»ның июль – август саннарында басылачак. Менә дигән әсәр! Жюри вәкиле буларак укый башлаган идем, гади укучы буларак эченә кереп киттем, – диде Рөстәм Галиуллин.

Җиңүчеләрдән берсенең – «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдиновның шатлыгын «ВТ» да уртаклашты. Хезмәттәшебез яшерми: җиңү теләге булмаган түгел.

– Көткән, өметләнгән идем. Ябык конкурс булгач, комары да бар бит. Әсәрне язганда, үзеңнекен яхшы дип язасың инде ул. Язып җибәргәч, кат-кат укып чыктым, үземә ошамаган урыннарны таптым. Әле әсәрне бастырып чыгарганчы, ул урыннарны төзәтеп чыгасы бар. Җиңүем – зур шатлык. Бердән, шушы конкурсны оештырып, безне селкетеп җибәргән Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә рәхмәт. Аннан, конкурсның финанс ягын кайгырткан Татарстан Президентына, жюри вәкилләренә аерым рәхмәт, чөнки 15 романны укып чыгу җиңел эш түгел ул, – диде Фирдүс Гыймалтдинов.

Тарихи роман язарга аны нәрсә этәргән соң? Үзе әйтүенчә, романында сурәтләгән шәхескә карата шәхси кызыксынуы зур булган. Әсәрне узган елның июлендә яза башлаган һәм ноябрь аенда төгәлләгән. Моңа кадәр дә шәхесне өйрәнгән, мәгълүмат туплаган, фәнни хезмәтләрдән, гыйльми журналлардан файдаланган. Шул ук вакытта автор бу әсәрне Үзбәк ханның биографиясе дип кабул итмәскә өнди.

– Мин, булган чыганакларга таянып, үзем күргәнчә яздым. Үзбәк хан – Алтын Урда дәүләтен югары дәрәҗәгә күтәргән кеше. Шул ук вакытта дәүләтнең артка тәгәрәве дә аның нәсел дәвамчыларына бәйле. Әсәрдә мин аның тирәсендәге хатын-кызларның йогынтысын күрсәтергә тырыштым, – дип сөйләде Фирдүс Гыймалтдинов. – Бу – мәхәббәт, хакимлектәге кешенең ялгызлыгы турында, бөтен кеше омтылган нәрсәләрнең бер көндә эреп юкка чыгу мөмкинлеген күрсәткән роман. Укучы ничек күрер, һәрхәлдә, мин шушылай күзалладым.

Әдәби бәйгенең акчалата призының гомуми күләме – 3 млн 895 мең сум.
Конкурска 1450 эш кабул ителгән.

Чулпан Гарифуллина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*