tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Хөрмәтле Рөстәм Мәҗит улы!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Озак еллар буе Сез, кыйблагыздан тайпылмыйча, халкыбызга хезмәт итәсез. Сезнең тырышлык белән тормышка ашырылган күп санлы чаралар, милләттәшләребезгә күрсәткән ярдәмнәрегез Сезгә булган ихтирамны тагын да арттыра. Ирешкән уңышларыгыз барысы да Сезнең тәҗрибәгез һәм эш сөючәнлегегез, үз һөнәрегезнең остасы булуы турында сөйли.

Сезнең кебек милләттәшебез булу – безнең өчен зур горурлык. Гомер бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез. Сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр насыйп булсын. Киләчәктә дә борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган татар телен, моңын, күркәм бәйрәмнәрен, матур традицияләрен саклап, олы бер милләт булып яшәргә язсын! Без бергә! Бердәмлектә безнең көч!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*