tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гармунчы Әлфрид
Гармунчы Әлфрид

Гармунчы Әлфрид

Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр ул гармун. Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга кит­кәндә дә, җилкәсенә гармунын салган, аны тартып, кайгы-сагышын баскан. Мәхәббәт шаһиты да ул гармун, сөйгән ярларга тирән хисләрне җиткерүче дә. Хәтерләсәгез, элек һәрбер авылда охшаш күренеш – яшьләр болыннарга, су буйларына җыела һәм табигать илаһи моңга күмелә иде. Берәү дә битараф кала алмый – барысының да күңеле актарыла иде ул көйләрдән: яшьләр тагын да дәртләнә, өлкәннәрдә өмет уяна… Күпме йөрәкләрне кавыштырган бит ул. Кыңгыраулы атлар белән авылга килен төшкәндә дә, иң түрдә гармунчы затлы кеше булган. Заманалар үзгәреш кичерә. Бүген инде гармунчылар бармак белән генә санарлык. Әмма гармунчыларның абруе кимеми.

Гармунда рәттән ун төрле халык көйләрен уйный белүче, гармуннар җыючы Әлфрид Әлиуллинны Ижау шәһәрендә белмәүчеләр сирәктер. Бу көннәрдә Әлфрид ага 80 яшьлек гомер бәйрәмен каршы ала. Нинди генә милли чарага гармун уйнарга дәшсәң дә, аталарча ягымлы итеп, “Киләм, кызым”, — дип, кире какмау­чы гармунчы 2021 елда уздырылган “Уйна, гармун” регионара фестиваль-конкурсында да дәрәҗәле урынга лаек булды.

Ул Әгерҗе районы Кырынды авылында дүрт балалы Сәлиулла абый белән Маһинур апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. “Ул вакытларда авылдагы дүрт-биш гармунчы арасында әтием иң остасы булгандыр. Бер рәтле тальян гармунда таң калырлык итеп уйный иде. Беренче класска кергәндә, гармунда уйный идем инде. Без гаиләдә дүрт малай — барыбыз да гармунда уйнадык. Хәтерлим әле: бер елны Кырынды авылы Сабан туена Ижаудан өчтуган ике абыебыз кайтты. Һәм без алты гармунчы Сабан туе мәйданында бергә уйнадык. Кырындыга унөч яшемдә иң беренче баянны мин алып кайттым. Әле дә исемдә, әти бер бозау алып бирде. “Улым, үстер, итен саткач, баян алырбыз”, — диде. Ит сатарга, тракторга тагылган чанага утырып, авылдан Ижау шәһәренә киттек. Әни: “Баян алсагыз, өйгә кертмим”, — дип калды. Итне сатып бетергәч, кибеткә кереп, баян алдык, ул вакытта яшьләр кия торган озын пәлтә алырга да акча калды. Өйгә кайтып кердек, әти җырлый, мин уйныйм. Әни мес­кен кая барсын инде кертмичә?! Ул үзе дә бик матур җырлый иде. Менә шул хатирә гомергә истә калды.

Мәктәпне тәмамлагач, авыл клубында баянчы булып эшлә­дем, кино күрсәттем. Армия сафларында Украинада хезмәт иттем. Анда чакта да баян уйнаудан туктамадым, солдатлар белән концертлар куя идек. Армиядән Ижау шәһәренә кайтып урнаштым. Армиягә алынганчы ук Красный Борда шоферлар курсында укыган идем. 25 ел 11 нче маршрутта автобус йөрттем. Бик күп еллар “Дуслык” ансамблендә гармунчы булдым. Бүгенге көндә йортымда 300 дән артык гармун, баян бар. Мин алардан башка яши алмыйм. Аларны төзекләндерәм. Гармун, баяннарны сорап килүчеләргә бушлай бирәм, өйрәнсеннәр! Яшьләр уйнарга теләмиләр. Үзем яши торган Юннатов урамында күршедәге дүрт малайга гармун бирдем. Берсе генә уйнарга өйрәнде. Анысына да сөенәм. Гармуннарны туган авылыма да алып кайтам. Анда бер бала баянда да, хромкада да уйнарга өйрәнде. Үзем нота буенча уйный белмим, ишеткән моңны тиз отып алам”, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Гар­­мунчыларыбыз өлкәнәйгән саен, аларга алмаш булмавына күңел әрни. Әллә заманасы, әллә тор­мышның үзкыйммәте, рухи азыкка караш үзгәрде, ит саткач, ата-ана баласына баян алырга уйламый шул хәзер…

Рәфилә Рәсүлова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*