tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Хөрмәтле Васил Габтелгаяз улы!
Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез.
Сез талантлы шәхес, булдыклы ир-ат, халкыбызның милләтпәрвәр улы. Хакимиятнең кайсы гына тармагында көч куйсагыз да, башлаган эшләрегез һәрвакыт җиренә җиткерелә, җитәкчелек һәм халык тарафыннан хуплап кабул ителә.
Милләтебезнең гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте, сәнгате белән тирәнтен танышып, аның рухи дөньясын колачлап яшәвегез Сезнең татар җанлы, киң эрудицияле булуыгызга ачык мисал. Милли Шура рәисе булып армый-талмый халкыбызга хезмәт итүегезгә дә быел 5 ел була. Бөтен дөнья татарларыннан Сезгә карата булган хөрмәт һәм ихтирам — шушы еллардагы эшчәнлегегез, халкыбызның гамен, җанын тоеп яшәүдә җәмгыятебезне тагын да югары биеклекләргә күтәрү теләге белән янып йөрүегез нәтиҗәсе.

Хөрмәтле Васил Габтелгаяз улы! Татар халкы Сезне милләтебезнең таянычы – телебез, мәдәниятебез сагында торучы көчле рухлы, нык куллы җитәкче буларак кабул итте. Без ышанабыз, Сезнең зур тормыш тәҗрибәгез, акыллы фикерләрегез – халкыбызны тагын да югарырак үрләргә күтәрер. Киләчәк тормышыгызда чиксез бәхет-шатлыклар, корычтай нык саләмәтлек, гаилә тынычлыгы, имин көннәр һәм эшегездә зур уңышлар телибез.

Иң изге теләкләр белән,

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*