13-15 нче март көннәрендә Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Бүген делегатлар Чувашия республикасында булачак. Көн дәвамында алар биредәге татар авыллары – Шыгырдан, Урмай һәм Тукай авылларының комплекслы үсеше белән таныша һәм татар авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карый.