tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены ачылу тантанасы узды
XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены ачылу тантанасы узды

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены ачылу тантанасы узды

Бүген Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды. Быел җыенга Россия Федерациясенең 47 регионыннан һәм Татарстаннан 500дән артые кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды.

Җыенның ачылу тантанасы Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

– Җыен Бөтендөнья татар конгрессының иң уңышлы проектларының берсе. Ул тулы бер хәрәкәткә әверелде. Авыл эшмәкәрләре безнең ышанычыбыз, терәгебез. Без сезгә рәхмәт белдерәбез. Милләткә хезмәт – сезнең яшәү рәвешегез. Җыен кысаларында эш тәҗрибәсе белән уртаклашырсыз, төрле кызыклы проектларны үз төбәгегездә җәелдерерсез дип ышанып калабыз, – диде ул.

Шулай ук биредә эшмәкәрләргә татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ачылу тантанасыннан соң делегатлар Мәхмүт Галәү роман-дилогиясе буенча «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен карадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*