tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чувашстан Республикасы башлыгы Олег Николаев белән очрашты
Васил Шәйхразыев Чувашстан Республикасы башлыгы Олег Николаев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Чувашстан Республикасы башлыгы Олег Николаев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Чувашстан Республикасы башлыгы Олег Николаев белән очрашты. Ул Чувашия Республикасы җитәкчелегенә XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре делегатларын бирегә алып килүне оештыруда ярдәм иткән өчен рәхмәтен белдерде.

– Без 2012 елдан бирле татар авыллары эшмәкәрләрен җыябыз. Шунысы кызыклы: җыенны иң беренче тапкыр үткәргәндә без Чувашия Республикасыннан башлаган идек. 10 ел эчендә инде күп нәрсә үзгәрде. Авылларда үз эшен булдырган эшмәкәрләр авыл үсешенә зур өлешен кертә,- диде ул.

Олег Николаев та кунакларны сәламләде һәм рәхмәтен белдерде:

– Без Татарстан Республикасы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. Бүген бирегә йөзләгән эшмәкәрнең җыелуы – безнең өчен зур горурлык. Без делегатларга Республикабызда үсеш алган юнәлешләр турында сөйләячәкбез, тәҗрибә уртаклашачакбыз, – дип сөйләде ул.

2023 елның 13-15 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40тан артык регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды. Бүген делегатлар Чувашстан Республикасына баралар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*