tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Чувашиягә килде
XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Чувашиягә килде

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Чувашиягә килде

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Чувашстан Республикасына килде. Бүген алар биредә Батыр районы Шыгырдан авылына, Комсомол районы Урмай һәм Тукай авылларын карыйлар.

Делегатларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Комсомол районы башлыгы Александр Осипов, Батыр районы башлыгы Рудольф Селиванов каршы алды. Кунакларга милли ризыкларыбыз, җыр-биюләр тәкъдим ителде.

Иң беренчеләрдән булып эшмәкәрләрне Тукай авылына алып бардылар. Бу авылда ирләр элек- электән төзелеш белән шөгыльләнгән, читкә дә китеп эшләгәннәр. 90 нчы елларда халык эшмәкәрлеккә алына. Хәзер авыл халкының күбесе төзелеш белән шөгыльләнә. Ит сату белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Биредә 6 ит эшкәртү цехы бар, һәр йортта, ким дигәндә, 5 эре мөгезле терлек асрала. Хәтта 20 баш терлек асраучылар да бар.

Авылның тагын бер үзенчәлеге: җирләр, сулар мәхәлләгә берләштерелгән. 2007 нче елда Тукай авылында мәхәллә оештыралар. Соңыннан инде Урмай һәм  Шыгырданда да барлыкка килә. Мәхәллә эшчәнлеге белән форум делегатлары да танышты.

Бүгенге көндә Тукай авылында 500 хуҗалыкта 2500 дән артык кеше яши. 350 дән артык бала мәктәптә белем ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*