tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены катнашучылары Урмай авылында булдылар
XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены катнашучылары Урмай авылында булдылар

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены катнашучылары Урмай авылында булдылар

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Комсомол районы Урмай авылында булдылар.

16 гасырда бу җирләргә хәрби татарлар җибәрелә башлый. Шуларның берсе Урмай исемле була. Авыл – тулысынча татар авылы. 900дән артык хуҗалыкта 3260 кеше яши, 31 урам бар. 

Авылда йорт җиһазлары цехы, такта материаллар склады, тимер эшләнмәләре цехы, ипи пешерү цехы һәм кибете бар. Делегатлар әлеге хуҗалыклар белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. 

Урмайда дини тәрбиягә зур игътибар бирелә. Биредә 3 мәчет эшли. 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100-еллыгына Рәхимулла хәзрәт исемендәге Үзәк мәчет төзекләндерелгән. 

Урмай авылы мәдәният йортында китапханә, кино залы, балалар сәнгать мәктәбенең татар фольклоры бүлеге, “Мишәр” җыр һәм бию ансамбле эшли. Авыл мәктәбендә 370 укучы белем ала. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*