tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары – Чувашиядә
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары – Чувашиядә

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары – Чувашиядә

Бүген Чувашиянең Комсомол авылында XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларын чуваш һәм татар җырлары белән каршыладылар. Татар җырларын «Мишәр» ансамбле яңгыратты.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Чувашиянең Комсомол муниципаль округы башлыгы Александр Осипов, Батыр муниципаль округы башлыгы Рудольф Селиванов, Чувашия мөселманнары диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов сәламләде.

Данис Шакиров кунакларның Чувашиягә килү сәбәбен аңлатты. «Без бүген Чувашия Республикасының данлыклы Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларына сәяхәт кылабыз. Әлеге җирлекләрдә эшмәкәрлекнең хикмәтен, бөтен нечкәлекләрен үз күзләребез белән күрербез. Без сезне мондагы эшмәкәрләр белән күрешергә, сөйләшергә, тәҗрибәләр уртаклашырга алып килдек. Шушы җыен башланып киткән елны да без эшмәкәрләрне бирегә алып килгән идек. 11 ел узган, шактый үзгәрешләр күренә. Үзегез дә танышырсыз. Аларның уңыш нигезе – миллилек, татарлык һәм Ислам дине. Сәфәр сезгә хикмәтле һәм файдалы булсын», – диде Данис Шакиров.

Данис Шакиров әлеге минутларда Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев белән очрашуын, ике республика арасында хезмәттәшлек турында сөйләшүләрен әйтте.

«Комсомол округында 24 меңнән артык кеше яши. Шуларның 7 меңнән артыгы – татарлар. Бездә инвестиция мәйданнары бар. Яныбызда М12 трассасы төзелә. Аның безгә уңайлы развязкасы булачак. Татар эшмәкәрләрен хезмәттәшлеккә чакырам», – диде Александр Осипов.

Рудольф Селиванов Батыр районында 32 мең кеше яшәвен, шуларның 24 проценты татарлар булуын әйтте.

«Безнең округта 8 татар авылы, 19 мәчет бар. Батыр муниципаль округы – социаль һәм икътисадый яктан Чувашиянең иң алдынгы районнарының берсе. Алга китешнең нәтиҗәсе – күп милләтле халык, бер-беребезнең эшен күреп өйрәнә, үсә белү», – диде Батыр муниципаль округы башлыгы.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*