tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар авыллары эшмәкәрләре – Шыгырданда!
Татар авыллары эшмәкәрләре – Шыгырданда!

Татар авыллары эшмәкәрләре – Шыгырданда!

Бүген XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Чувашстан Республикасына килде. Биредә алар Комсомол районы Урмай, Тукай авыллары белән таныштылар. 

Сәфәр Батыр районы Шыгырдан авылында дәвам итте. Биредә эшмәкәрләр Фәрит Чабатов крестьян-фермер хуҗалыгында балык үрчетү серләренә төшенде. Фәрит Чабатов хуҗалыгы иң уңышлыларының берсе. Ул төрле юнәлештә эш алып бара, 423 гектарда бөртеклеләр, яшелчә, бәрәңге игә, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Шулай ук катнашучылар авылның Үзәк мәчете, “Мөслимә” мәчете эшчәнлеге белән дә таныштылар, авылның үз көчләре белән булдырылган янгын сүндерү бригадасын карадылар. 

Шыгырданда 7 мәчет, 1 мәдрәсә эшли. Авылда ике урта мәктәптә 800дән артык бала белем ала. Мәгариф учреждениеләре иркен, якты биналарда урнашкан, уку кабинетлары заманча җиһазландырылган.

Сәфәр Шыгырдан авыл мәдәният йортында тантаналы чара белән тәмамланды. Кунакларны Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Батыр районы башлыгы Рудольф Селиванов сәламләде.

– Без сезне Чувашстан Республикасында күрүебезгә бик шат. Милләтебез хакына эшләгәннәрегез өчен рәхмәт. Бүгенге көндә сез бик мөһим эш башкарасыз. Бизнес мобилизацияләнгәннәр өчен дә зур ярдәм күрсәтә. Эшмәкәрләр тәҗрибәсе белән уртаклашырга тиеш. Һәр регион территориаль үзенчекләрен исәпкә алып, төрлечә эш алып барса да, эшмәкәрлекнең нигезе бер булып кала бирә, – диде ул.

БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм җыенны уздыруда зур ярдәм күрсәткән һәр кешегә рәхмәт белдерде.

– Безнең төп максатыбыз – 11 ел элек, беренче җыен вакытында күрсәткән хуҗалыкларның бүгенге яшәешен күрсәтү иде. 2012 нче елда әле малай гына булган егетләребез үсеп җитеп, гаилә эшен дәвам итәләр. Бүгенге сәфәребез файдалы булды һәм зур тәҗрибә бирде дип ышанып калам. Әлеге чараны оештырырга ярдәм иткәннәре өчен Чувашстан Республикасы җитәкчелегенә зур рәхмәтләремне белдерәм, – диде ул.

Чара Шыгырдан авылы үзешчәннәре концерты белән дәвам итте. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*