tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы кызларын «Сабантуй гүзәле – 2023» шәһәр конкурсына катнашырга чакыралар
Чаллы кызларын «Сабантуй гүзәле – 2023» шәһәр конкурсына катнашырга чакыралар

Чаллы кызларын «Сабантуй гүзәле – 2023» шәһәр конкурсына катнашырга чакыралар

Дәрәҗәле бәйгедә татар телендә иркен аралашучы 16-25 яшьлек кызлар катнаша ала. Гаризалар һәм тулы буйга төшкән кызларның фотолары 9 майга кадәр [email protected] электрон почтасына кабул ителә. Сайлап алу туры 10 майда 17:30 сәгатьтә “Энергетик” мәдәният йортының кече залында узачак.

Сайлап алу турына кызлар нәрсәләр әзерләп килергә тиеш?
– визит карточкасы (проза, шигырь, театральләштерелгән тамаша яисә видеоролик форматында үз-үзең турында сөйләргә), 2 минуттан артмаска тиеш;
– иҗат номеры (вокал, хореография, театральләштерелгән тамаша, нәфис сүз, оригиналь жанр).

Исегезгә төшерәбез, узган ел җиңүче таҗына Поташов исемендәге көллият студенты, 18 яшьлек Эльвина Шәйхетдинова лаек булган иде.

«Сабантуй гүзәле» бәйгесе үз тарихын 1993 елдан башлый. Аның төп максаты – татар телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм популярлаштыру. 29 ел дәвамында бәйгедә 1000нән артык кыз катнашты, бу вакыт эчендә чарада татар эстрадасының күп кенә йолдызлары, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары башлыклары, Ерак һәм Якын чит ил вәкилләре, Шәһәр Советы һәм РФ һәм ТР Дәүләт Думасы депутатлары кунак булдылар.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*