tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки районында Зиннур Хөсниярның “Хур кызлары” повесты буенча конференция булып узды
Әлки районында Зиннур Хөсниярның “Хур кызлары” повесты буенча конференция булып узды

Әлки районында Зиннур Хөсниярның “Хур кызлары” повесты буенча конференция булып узды

Әлки районында Зиннур Хөсниярның “Хур кызлары” повесты буенча китап укучылар конференциясе булып узды.

Очрашуда автор үзе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ф.Хөсни, Г.Исхакый, М.Сәлимҗанов һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, язучы, публицист, журналист, “Салават күпере”, “Сәхнә” журналларына нигез салучы, “Сәхнә” журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр, “Сәхнә” журналының веб редакторы Зөлфия Гыйлметдинова, район китапханәчеләре, татар теле укытучылары, югары сыйныфта укучы кызлар, китап укучылар катнашты.

Конференцияне Әлки үзәк китапханәләр системасы директоры Петухова Татьяна Александровна ачып җибәрде. Кунакларга “Сөмбелә” триосы Шамил Маннапов сүзләренә язылган “Әлкием чишмәләре” җыры аша Әлки җылысын бүләк итте. Катнашучылар игътибарына авторның тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган видеоязма тәкъдим ителде. “Хур кызлары” повестының сюжеты искә төшерелде. Катнашучылар авторга повестьны укыганнан соң туган, үзләрен кызыксындырган сораулар бирде. Зиннур Хөсниярның җаваплары тулы һәм кызыклы булды, катнашучылар үзләре өчен повестьны яңа яктан ачты, бик күп мәгълүмат алды. Автор бу әсәре аша кыз балаларның аянычлы язмышы турында гына баян итми. Ике гаилә мисалында, гаиләдәге ата-ана мөнәсәбәтләренең, дини тәрбиянең балаларга йогынтысын укучыга җиткерергә тели. Күп авырлыклар, сынаулар аша узып та, үзенең чисталыгын югалтмаган татар кызы әсәрнең героинясы – Зөбәйдә аша Татар кызының матурлыгын күрсәтергә тели. Экранга да Зиннур Хөсниярның повестьтан алынган сүзләре язылган иде: “Татар кызы дигән, матурлык бар…”

“Сәхнә” журналының веб редакторы Зөлфия Гыйлметдинованың чыгышы да очрашуда катнашучылар өчен бик тә файдалы булды. Катнашучылар “Сәхнә”, “Салават күпере” журналлары эшчәнлеге белән якыннан танышты.

Очрашу азагында район мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты Гимадеева Фәүзия Бари кызы авторга үзенең рәхмәтләрен җиткерде, күренекле шәхесләребез белән шундый очрашулар күбрәк булсын иде, дигән теләкләрен ирештерде. Ташбилге авылы китапханәчесе Абдуллина Розалия дә авторга үзенең фикер-теләкләрен әйтте. Үзәк китапханәнең даими китап укучысы Гобәйдуллина Асия апа китапханәгә килгән һәр әсәрне, һәр журналны укып баруын, балаларын “Салават күпере” журналы аша тәрбияләвен, язучылар белән очрашуларны көтеп алуын сөйләде. Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әһлиуллина Лилия Шәүкәт кызы гимназиядә яңа гына “Салават күпере” журналы редакциясеннән журналистлар мавыктыргыч әңгәмә үткәрүләрен, бик ошатып калуларын, рәхмәтләрен җиткерде.

Кунаклар конференциядә актив катнашучыларга дипломнар, китаплар бүләк иттеләр. Конференцияне район үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе, Әлки районы “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Низамова Алсу Рәис кызы оештырды һәм алып барды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*