tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт гимназиясендә “Сөембикә-2023” бәйгесе узды
Әлмәт гимназиясендә “Сөембикә-2023” бәйгесе узды

Әлмәт гимназиясендә “Сөембикә-2023” бәйгесе узды

Риза Фәхреддин исемендәге гимназиядә дистә еллар дәвамында уздырылып, белем учреждениесенең матур һәм алыштыргысыз чарасына әверелгән “Сөембикә” бәйгесе быел да гөрләп узды.

Хатын-кызларның матур сыйфатларын алга чыгару, тыйнаклыкны һәм итәгатьлелекне яшь буында пропагандалауга юнәлдерелгән чарада ханбикәдәй горур, матур һәм тырыш алты кызны сәхнә түреннән күрә алдык.

Бәйге шарты буенча кызларның татар телендә иркен сөйләшә алулары, сәхнә осталыгы , җыр-моңга, аш-суга сәләтле булулары да мөһим. Гаилә ядкәре өлешендә туташларның ныклы әзерлекләрен күреп тә сөендек. Һәрберсе әби-бабайларыннан калган, буыннан-буынга килә торган, гаилә символына әверелгән кадерле әйберләрен алып килгән.

Кызлар татар халкының баш имәс бердәнбер патшабикәсе язмышын да яхшы белә булып чыкты. Гомумән, конкурсантларның һәрберсе театрга гашыйк булуларын да дәлилләде. Шуңа күрә классик әсәрләр сәхнә түреннән чагылыш тапты.

Быелгы Ханбикәне сайлап алу да җиңел булмады. Беренче чыгышыннан ук жюрида утыручы белгечләрнең мәхәббәтен һәм ихтирамын яулаган Әдилә Хаматуллина «Сөембикә – 2023» титулына ия булса, һәрьяклап булган Азалия Хәбиповага «Ханбикә» дигән исем бирелде. Тулаем алганда, кызларның һәрберсе үз үрнәкләрендә патшабикәдәй матурлыкны да, акылны да, тыйнаклыкны да ачып бирә алды.
Гимназия коллективы милләтебез алдындагы олы хезмәтләре, шәһәр җирлегендә яшь буынны рухи һәм мәдәни кыйммәтләр нигезендә тәрбияләү, халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф – гадәтләрен саклау юнәлешендәге актив эшчәнлеге һәм Әлмәт шәһәренең 70 еллык юбилее уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы Әлмәт бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкне җирле оешма җитәкчесе Ландыш Зарипова тапшырды.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*