tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызчыгы, татар малае-2023” бәйгесе финалына әзерлек бара
“Татар кызчыгы, татар малае-2023” бәйгесе финалына әзерлек бара

“Татар кызчыгы, татар малае-2023” бәйгесе финалына әзерлек бара

Бүген, 4 май, Казан шәһәрендә “Татар кызчыгы” бәйгесе финалына әзерлек йөзеннән кызлар җыелды. Бәйге яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү, балаларны һәм ата-аналарны татар халкының рухи традицияләренә һәм тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Чарада 8 бала катнашты: Мәрьям Сиразиева , Зифа Зиннурова, Руфайда Сафина ,  Диләрә Агакишиева,  Әминә Хайрутдинова,Сәрбиназ Гизатуллина , Алия Абдуллина, Сафия Еремеева. Кызлар ике юнәлештә көч сынадылар. Алар үзләренең өлеш пешерү һәм кулъяулык чигү осталыгын күрсәттеләр. Катнашучыларның барысы да милли киемнәрдән иде.

Балалар бакчасы яшендәге нәниләр арасында үткәрелә торган “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгесе Казанда алтынчы тапкыр оештырыла.

Халкыбызның теле, гореф-гадәтләре онытылмасын дисәң, аларны бездән соң киләчәк буынга тапшырырга кирәк. “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесе шуны күз уңында тотып оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*